erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Киләчәк пенсияң турында бүгеннән уйла!

Әңгәмәдәш – Россия Социаль (Пенсия) фондының Арчадагы клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова

– Рузия Илсуровна, хезмәт хакын, рәсми рәвештә теркәтмичә, конверт белән алу очракларын ишетеп торабыз. Конверт белән хезмәт хакын алу, гади генә әйткәндә, нәрсәсе белән начар?

– Киләчәк пенсиянең нигезе – иминиятләү взнослары, бу взнослар Россиянең Социаль (Пенсия) фондына күчерелә. Ә акчаны конверт белән алганда – бу рәсми телдә хезмәткә түләүнең “соры” схемасы дип йөртелә – иминиятләү взнослары Социаль фондка бик аз яки бөтенләй күчерелми. Мондый очракларда Россиянең социаль фондында кешенең шәхси исәбенә акча керми һәм нәтиҗәдә киләчәк пенсия иң аз күләмдә исәпләнәчәк.

– Пенсияне билгеләгәндә нәрсәләр исәпкә алына?

– Яшь буенча пенсиягә чыкканда пенсия күләмен исәпләүнең үзенең шартлары бар. Беренчедән, пенсия яшенә җитәргә кирәк. Икенчедән, тиешле хезмәт стажы һәм, өченчедән, тиешле пенсия коэффициенты булырга тиеш.

– Пенсия коэффициенты нәрсә ул?

– Шәхси пенсия коэффициентын һәр стаж елында исәплиләр. Ул нигездә хезмәт хакы күләменнән һәм эш бирүченең күчереп барган взнос суммасыннан тора. Һәм шулай ук пенсия баллары өстәлү мөмкинлекләре бар. Иминиятләү пенсиясе кимендә тиешле коэффициент һәм стаж булган очракта билгеләнә. 2024 елда бу күрсәткечләр – 15 ел стаж һәм 28,2 пенсия коэффициенты. Киләсе 2025 елдан стаж 15 ел һәм пенсия коэффициенты 30 булырга тиеш.

– “Соры” хезмәт хакы алган очракта нинди тискәре яклар күзәтелә?

– Һәр хезмәт кешесе моның нәрсәгә китерәсен алдан белеп торырга тиеш. Хезмәт хакы ул иминиятләү взносларын пенсия, медицина һәм социаль иминиятләүгә күчерү өчен чыганак булып тора. Ә инде хезмәт хакының  конвертта алган өлешеннән иминиятләү взнослары тотып калынмый.

– Кеше гомере буе “соры” хезмәт хакы алган очракта аны нәрсә көтә?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әгәр дә хезмәт кешесе гомер буе эшләгән елларында “соры” хезмәт хакы алса, ул пенсия алу хокукыннан мәхрүм ителә һәм хатын-кызлар 65 яшь, ә ир-атлар 70 яшь тулгач, алар бары тик социаль пенсиягә генә өметләнә ала.

Социаль пенсия бүгенге көндә ничә сум?

–  7689,83 сум.

–Күчерелгән иминиятләү взнослары күлә-мен хезмәт кешесе үзе күзәтеп, карап бара аламы?

– Эш бирүченең взносларны күчереп барамы-юкмы икәнлекне һәркем белеп торырга тиеш. Күчерелгән иминиятләү взнослары Россиянең социаль фондында ачылган шәхси исәптә теркәлеп барыла. Бу внослар безнең пенсиягә хокук-ларны рәсмиләштерә. Киләчәктә алар хезмәт кешесе пенсиясенең күләмен билгеләячәк. Хезмәт хакы зуррак булган саен пенсия дә зуррак булачак. Шуңа күрә шәхси исәпнең торышын тикшереп барырга кирәк, эш бирүче иминиятләү взносларын күчереп барамы-юкмы икәнлеген белеп торырга кирәк.

– Ә ничек тикшереп барып була?

– Дәүләт хезмәтләре порталында https://www.gosuslugi.ru яки Россиянең Социаль (Пенсия) фондының клиентлар хезмәтендә шәхси исәп торышы турында  мәгълумат алырга мөмкин. Һәркемгә пенсия яшенә җитәргә һәм яхшы пенсия белән пенсиягә чыгарга язсын. Ә яхшы пенсия турында бүгеннән уйларга һәм кайгыртырга кирәк.

– Аңлатуыгыз һәм киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X