erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Киноларын да күрәсе килә

Буш вакытларда мин Мөхәммәт Мәһдиевнең китапларын кулга алам. Аларда мин үзем күреп үскән авыл, аның гаҗәеп табигате, басу, кырлары...

Ничә тапкыр укып чыксаң да, яңадан кулга аласы килеп торган җәүһәрләр алар. Эх, шуларны кинога да төшерсәң, нинди шәп буласы дип тә уйлап куясың.

Ниһаять, бу игелекле эшкә дә алынучылар табылды. 12 мартта Гөберчәк авылында яраткан язучыбызның “Без – кырык беренче ел балалары” дигән автобиографик повесте буенча нәфис фильм төшерә башладылар.

Әлеге китап педучилищеда укучы  яшүсмерләр турында. Авыр сугыш чоры булуга карамастан, әсәр юморга бай, балаларның күбесе ятим, әмма рухлары көчле.

Картинаның режиссеры Әмир Галиәскәров. Сценарий авторы Мөхәммәт Мәһдиевнең абыйсы Рәшит Мәһдиевнең килене Әлфирә Мәһдиева. Ул тумышы белән Әтнә районыннан.

Мөхәммәт Мәһдиев ролен Габдулла Кариев исемендәге Казан Дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин башкара (картинада ул – Ильяс Сафин). Училище директоры ролендә ТРның атказанган артисты Ирек Хафизов. Әркәшә ролендә – Рәис Әхмәтзакиров.

Фильмны беренче көнне Гөберчәк авылында, икенче көнне Үрнәк бистәсендә төшерделәр. Сугыш елларында училище шунда урнашкан булган.

Фильмны төшерү җәй айларында дәвам итәчәк.

Уңышлы фильм булып чыксын! Яраткан язу-чыбызның башка әсәрләре буенча төшерелгән картиналарны да күрергә язсын?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Китаптан өзек

“Менә хәзер шушы китапны кулына алган укучыны күз алдына китерәм. Ул нинди бәхетле! Чөнки аны Мөхәммәт Мәһдиев дигән гаҗәеп үзенчәлекле һәм кызыклы әдип иҗаты белән очрашу көтә.

Укучыны алда көтеп торган ул очрашу бәхетен мин үзем бары тик бер нәрсә белән генә – туган авылга кайту бәхете белән генә  чагыштыра, тиңли алам. Бүген безнең көннәрдә һәркем өчен үтә тансык һәм бик кадерле вакыйгага әверелгән, ләкин олы куаныч белән генә.

Чыннан да, озак еллар буе читтә каңгырап йөргән адәм баласы туып-үскән авылына ничек сагынып, аны күрү өчен тилмереп кайта! Туып-үскән йортының ишегалды чирәменә  яланаяк басу белән ул үзенең барлык кайгы-хәсрәтләрен истән чыгара. Бу минутларда аның күңелен, җанын бары тик олы куаныч кына – туган җир, туып-үскән туфрак белән очрашу бәхете генә биләп ала”.

 

Мансур Вәлиев, “Мөхәммәт Мәһдиев”, сайланма әсәрләр, 1 том.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X