erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Коронавируска каршы оператив штабының чираттагы утырышы узды

Арча районының коронавируска каршы оператив штабының чираттагы утырышы узды

Аны район башлыгы Илшат Нуриев алып барды. Утырышта районда бүгенге вәзгыять тотрыклы дип билгеләнде.  Пандемия башланган чордан алып хәзерге көнгә кадәр районда барысы 127 кешедә коронавирус табылган. Хәзерге вакытта  хастаханәнең махсус бүлегендә 30 кеше дәвалана. 236 авыру бушлай дарулар белән тәэмин ителгән. Поликлиникада коронавируска каршы вакцина ясау дәвам итә. Оператив штабта төрле хезмәт вәкилләре үзләрендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Яңа ел яллары вакытында да мобиль төркемнәр эшләде, 88 оешма тикшерелгән, бер кешегә беркетмә төзелгән. Район башлыгы  барлык хезмәт коллективларында да санитар-эпидемиологик таләпләрне киләчәктә дә төгәл үтәү бурычын куйды. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X