Коронавирусның тагын да авыррагы ачыкланган
Вьетнамның Дананг шәһәрендә коронавирус инфекциясенең яңа төре тарала башлаган, дип яза “РИА Новости”.
COVID-19 белән чагыштырганда, аның SARS-CoV-2 төре күпкә куркынычрак икәнлеге ачыкланган. Данангда инфекция таралу хакында 27 июльдә игълан ителгән. Кичә бу авыруны йоктыруның 4 очрагы теркәлгән булган. Вирус йоктыручыларның 2 се ИВЛ аппаратларына тоташтырылган.
Хәзерге вакытта шәһәр карантинга ябылган. Гомумән алганда, Вьетнамда коронавирус йоктыруның 431 очрагы теркәлгән. Барлыгы 430 мең тест ясалган, 12 мең кеше карантинда утырган.
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/vetnamda-koronavirusny-tagyn-da-avyrragy-achyklangan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев