erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кош гриппы якынлаша

Югары патологияле кош гриппы Россия чикләренә якынлаша. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов хәбәр итте.

Ул быел кош гриппының куркыныч төре — H5 N8 вирусы Украинада теркәлгәнен әйтте. Шулай ук, Словакия, Германия, Польша, Болгария, Чехиядә, февраль азагында Һиндстан, Таиландта, Вьетнамда да ачыкланган. Бу очракта, кошлар 100 процент дәрәҗәдә үлә. Илдә карантин кертелә, чир йоктырырга мөмкин булган барлык кош юкка чыгарыла.

«Хәзер күчмә кошлар кайта башлаячак, алар кош гриппы таралуның төп чыганагы булып тора», — диде Евгений Иванов.

«H5 N8 вирусы Белгород, Ростов өлкәләренә якынлашты. Аларда кошчылык предприятиеләре күп. Европада бу вазгыятькә аномаль җылы кыш тәэсир иткән дип фаразларга була. Кыргый кошларда вирус үрчергә мөмкин», — дип ачыклык кертте ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Евгений Иванов 2016-2018 елларда Россиядә кош гриппы аркасында 6 млн нан артык кош юк ителгәнен билгеләп узды. Бүген Россия кош гриппы буенча имин төбәкләр арасында. Ул югары патологияле кош гриппы Россиядә 2019 елның гыйнварында Ростов өлкәсендә «УрсДон» предприятиесендә теркәлгәнен искәртте. Шушы хәлдән соң оешма бөлгенлеккә төшкән.

Югары патологияле кош гриппы 2018 елда Лаеш кошчылык фабрикасында таралган иде. Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, тикшерүләр нәтиҗәсендә, предприятиенең кош асрау кагыйдәләрен төгәл үтәмәве ачыкланган булган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X