Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Ковид 19”: саклану чараларын үтәмәүчеләргә штрафлар салына

    Таләпләрне  үтәмәүчеләргә катгый чаралар күрелә

     

    Президент Рөстәм Миңнеханов тиешле органнарга коронавирустан саклану буенча Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәүне тикшереп торырга, бигрәк тә җәмәгать урыннарында  – транспортта, сәүдә объектларында шәхси саклану чараларын (битлек) кулланырга, таләпләрне бозучыларга катгый чаралар күрергә кушты. Бүген Татарстанда битлек режимын үтәү буенча рейдлар бара.

    Рейдларда без, журналистлар да, катнашабыз. Бу юлы Арча муниципаль районының административ комиссиясе баш белгече Илдар Нотфуллин, ТР Экология министрлыгының Арчадагы төньяк идарәсе җитәкчесе Ленар Касыймов белән Арча кибетләрендә булдык.

    Сәүдә нокталарында нигездә битлек режимын саклыйлар. Әмма бар шундыйлар: битлекне киеп куйган, ә авыз-борын капланмаган. “Магнит” кибетләренең берсендә кассага чират торучы яшь ханымга битлегегезне авыз-борыныгызга күтәреп куегыз дип әйтеп карыйбыз, әмма ул безне ишетми дә. Дөресрәге ишетергә теләми, йөзен бөтенләй читкә борды. Ә икенче бер ханымга шул ук таләпне үтәргә кирәклекне әйткән идек: “Туйдырдыгыз инде, кибеткә керәсе килми!..” – дип тузынып китеп барды.

    Йогышлы чир “Ковид 19” вирусының җитдилеген аңлап бетермибез. Югыйсә, гади генә таләпләрне үтәргә кирәк. Яхшы аңлыйм, коронавирус, аннан саклану чаралары туйдыргандыр халыкны. Бу чир белән каты авырганнар һәм әлеге вирус зәхмәтеннән якыннарын югалтканнар “Ковид 19”ның никадәр куркыныч чир икәнен һәм аннан мөмкин кадәр сакланырга кирәклеген яхшы аңлыйлар. Кибетләрдә әйбәт итеп битлеген киеп куйганнар күп. Хәтта перчаткасын да! Алар белән сөйләшсәң: “Сакланырга кирәк, Аллаһы Тәгалә сакланганны саклармын дигән бит”, – дип, башкаларны да таләпләрне үтәргә өндиләр. Битлектән ялтырап күзләре генә күренеп торган бер ир кеше: “Мин шушы битлек белән йок-лыйм да”, – дип көлдерде.

    Реклама

    Кибетләрдә сатуда битлекләрнең булуы һәм хәтта үзләре ясап куйган бер тапкыр кулланыла торганнары да барлыгы (бушка!), билгеле, әйбәт күренеш. “Бристоль” кибетләрендә битлекнең 10сы 45 сум гына. Ә кайбер сәүдә нокталарында бер дистәсе 300 сумга якын! Берәмтекләп сатмыйлар. Ай-һай, битлексез кибеткә кергән кеше аны алырмы икән?! Кайбер сәүдә нокталарында маскалар күз алдына куелмаган, кибетчеләре хәзер алып чыгам дип, эчкә кереп китә... Антисептиклар күз алдында, әмма анысы да бер сәүдә ноктасында аста булып чыкты...

    Кибетчеләргә дә ансат түгел. Алар халык белән эшли. Йогышлы чир йоктыру куркынычы бар. Сәүдә системасында озак еллар эшләгән эшмәкәр Фирдия Хәбибуллина: “Сәүдә ноктамны япмыйча булмас инде...”, – ди. Коронавирус-тан саклану таләпләре сәүдә итүчеләргә артык мәшәкатьләр тудырды. Бердән, көннәр буе битлектән һәм перчаткадан эшләве җиңел түгел. Икенчедән, сатып алучыларны һәрдаим карап торырга кирәк: кибеткә битлексез кермиләрме, дистанцияне саклыйлармы? Ә сатып алучының төрлесе бар. Арчадагы “Магнит” кибете мөдире Гөлнара Минзина: “Битлексез кибеткә керергә ярамый дигәч, теләсә нәрсә әйтеп сүгенеп чыгып китүчеләр бар. Битлексез сезнең миңа хезмәт күрсәтмәскә хакыгыз юк, дип, закон таләп итүчеләр, хәтта прокуратурага баручылар да очрый. Яулык бөркәнгән берәүгә битлек кияргә кирәк дигәч, “сарык-лар” дип сүгеп чыгып китте...”, – дип зарланды.

    Без соңыннан район прокуроры өлкән ярдәмчесе Радик Хәбибуллин белән тиешле таләпләрне бозган кешеләргә нинди җаваплылык каралганы турында сөйләштек.

    – Коронавирустан саклану чараларын бозган өчен беркетмәләр төзелә, штрафлар каралган, – дип аңлатты Радик Хәбибуллин. – Тиешле урыннарда битлек кимәү – закон бозуга керә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясен таратуны булдырмау чаралары турында”гы карары (10.05.2020ел) нигезендә РФның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.6.1 маддәсе  буенча гражданнарга штрафларның күләме 1 мең сумнан 30 мең сумга кадәр каралган. Кабаттан бозсалар, штрафлар 15 мең сумнан 50 мең сумга кадәр.

    Бу законнар сатып алучылар күз алдында булса яхшы. “Нәрсә нигезендә сез миннән битлек киюне таләп итәсез?” – дип сорасалар, күрсәтерлек документың булсын. Кайбер кибетләрдә андый хәлләр булган инде.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: