erid:2VtzquqpS7d
Күршеләрдә авария
Арча яңалыклары

Күршеләрдә авария

Күрәчәкме икән бу, әллә инде үзебез үз башыбызга могҗиза эзлибезме?

Бүген иртән Олы Әтнә белән  Олы Мәңгәр авылы арасындагы юлда, Каенсар урманы тирәсендә хатын-кыз  идарә иткән "Лада Гранта"  зур тизлек белән килү сәбәпле, машина белән идарә итә алмыйча каршы полосадан килүче  "Беларус" тракторына килеп бәрелә. 

 "Машинага байтак техник зыян килде, сәбәбе һаман да шул бер, тиешле тизлек сакланмый, юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлми. Юллар бозлавык икәнне онытып җибәрәләр. Игътибарлы булсыннар иде машина йөртүчеләр", - ди район эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте тәртибен саклау бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев. 

Айнур Ямалиев фотолары 

http://atnya-rt.ru/news/yukhidi/tnd-bgen-irtn-avariya-buldy


Нет комментариев