erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Куар-кодсыз кертмиләр

30 октябрьдән коронавирус белән бәйле яңа чикләүләр игълан ителде. Бу кайчанга кадәр дәвам итәр?

Татарстанда коронавирустан вакцина ясаткач, сиңа шунда ук электрон челтәрдәге дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетыңа хәбәр килә.

“Хөрмәтле Фәлән Фәләновна! Яки Фәлән Фәләнович! ... (ясаткан көн, ай, ел языла) сез коронавирустан вакцина ясаттыгыз”. Ике компонентлыны ясатсаң, икенчесен кадатканнан соң гына код белән сертификат килә. Ул Ковид-19 белән авырганнарга да бирелә.

Менә шул куар-код белән кафе, рестораннарга, ашханәгә һәм хәтта кечкенә кафеларга, спорт үзәкләренә, бассейннарга, фитнес-клубларга, сәүдә-күңел ачу урыннарына, кимендә 150 кв. м. зурлыктагы азык-төлек белән сәүдә итмәүче кибетләргә керә аласың. Ә куар-кодсыз азык-төлек кибетләренә, әгәр дә ул зур сәүдә үзәгендә булмаса, мунча, даруханә, почта, китапханә, чәчтарашка үткәрәләр.

Коронавирус белән бәйле чикләүләрнең үтәлешенә район башкарма комитеты каршында оешкан мобиль төркемнәр график нигезендә күзәтчелек итә. Үткән дүшәмбедә район Советының юридик сораулар буенча бүлек җитәкчесе Ләйсән Сәгыйтова, район дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Марсель Вафин белән сәүдә үзәкләрендә, сату нокталарында булдык. Иң беренче булып зур сәүдә комплексы “Аннам”га бардык. Ишек төбендә ике хезмәткәр куар-кодны тикшереп тора. Без, әлбәттә, бу процессны үзебез аша кичердек. Иң элек смартфондагы куар-кодны күрсәттек. Яныңда шәхесеңне раслаучы фотолы документың булырга тиеш. Мин, мәсәлән, паспортны чыгардым. Эчкә үттек.

Кибетнең менеджеры Ләйсән Талипова: “Яныңда куар-кодны раслаучы шәхси документ булырга тиеш, – дип ассызыклап әйтте. – Без кибеткә бары тик шушы процедуралар аша үткәрәбез. Кичә берничә кеше тавыш чыгарды. Куар-кодны күрсәттеләр, ә аны раслаучы шәхси документны күрсәтүдән баш тарттылар. Тавыш чыккан очракта полиция чакыртмыйча да булмас. Теләсә нәрсә әйтеп чыгып китүчеләр дә бар...”. Мондый таләпләр булганда, билгеле, кибетләргә килүче кеше дә азая, сату да кими.  Без булган сәүдә нокталарында шулай диделәр. Бәлки халык коронавирус вакытында зур кибетләргә йөрүдән саклана да торгандыр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлбәттә, ишек төбендә куар-кодны тикшереп тору ул сатучылар һәм сатып алучылар өчен дә артык мәшәкать. Аның өчен ишек төбендә махсус хезмәткәрләр тотарга кирәк.  Кибет эчендә Лилия исемле (үзен шулай дип таныштырды) яшь хатын белән сөйләшеп киттек. “Куар-код күрсәтүнең минем өчен бер уңайсызлыгы да юк, – диде ул. – Янымда паспортым, машина документым йөри. Шәхси документын күрсәтергә теләмәгән кеше ул чит кешенең куар-коды белән йөри. Шуңа күрсәтә дә алмый”. “Ә минем өчен ул код дигәннәре бик уңайсыз, – дип сүзгә кушылды бер абзый. – Менә кесәмдә кәгазь сертификат йөри. Каян уйлап таптылар аны?! Коронавирус кешедән иярми бит ул, урамда һавадан иярә!”. Менә шулай, без барыбыз да оста хәзер. Коронавирус буенча “институт” бетергән.

Янәшәдәге киемнәр сатучы “Буиви” кибетенә дә кердек. Безне шулай ук код тикшерүче кызлар каршы алды. “Тайд-Фойл”ның аяк киемнәре, электрон товарлар, мәктәп кирәк-яраклары сатучы сәүдә үзәгендә дә булдык. Шулай ук куар-кодны тикшереп кертәләр. “Ә менә кафеларга тамак ялгарга керәсең килсә, куар-кодың юк икән, сатучылар сиңа контейнерларда ризыкны ишек төбенә урамга чыгарып бирергә тиеш”, – дип аңлатты мобиль төркемдәге белгеч-эксперт Марсель Вафин.

“Миңа 60 яшь. Берьюлы мин кодны күрсәтә алмыйча зур кибеткә керә алмадым, – дип сөйләде сатып алучы Илшат Калистратов. – Телефонымда бар, карагыз, дим. Минем телефоннан кем эзләсен инде аны. Хәзер өйрәндем. Бернәрсәсе юк икән. Шалт күрсәтәсең дә кереп китәсең”. 

Һәр яңалыкка, тәртипкә өйрәнеп була. Кибетләргә йөргәндә битлекләргә  дә игътибар иттек. Әмма әле без һаман да битлекне дөрес итеп кияргә өйрәнә алмыйбыз. Әллә коронавируска ышанмыйбыз, әллә ул безгә тимәс кебек. Хәтта бүген кара төстәге сетка-битлек кигән берәүне күрдек. Кибеттә эшли!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X