erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кубок “Северный” ширкәтендә калды

Терлекчелектә тугыз айлык эш йомгаклары әлләни куандырырлык түгел.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов һәр хуҗалыкның күрсәткечләренә анализ ясады.

Төп күрсәткеч – баш саны. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләр 4830 башка кимегән. Шуның 3996 башы “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенә туры килә. Аннан башка да ун хуҗалык терлекләрнең баш санын киметкән. “Заря”, “Казанка”, “Кызыл Яр”, “Ашыт”, “Аю”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә 94–2 башка арткан.

Баш санын арттыруның төп юлы – бозау алуны арттыру. Бу яктан да мактанырлык урын юк. Район буенча 1385 бозау кимрәк алынган. “Төрнәле–Пошалым” да – 148, “Заря”да – 117, “Ашыт” та –109 башка кимрәк. “Яңарыш”, “Северный” ширкәтләрендә 108 башка күбрәк.

Район буенча 40970 центнер сөт кимрәк савылган. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән тыш, “Игенче”, “Кырлай”, “Төрнәле–Пошалым”, “Аю”, “Яңарыш” ширкәтләре шактый сөтне кимрәк сауганнар.

Шул ук вакытта “Северный” ширкәтендә сөт саву 13220 центнерга арткан. “Кызыл Яр”, “Ташкичү”, “Тукай”, “Курса МТСы”, “Ватан”, “Заря”, “Казанка” ширкәтләрендә 1386–136 центнерга күбрәк сауганнар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мөгезле эре терлекләрдән район буенча уртача 777 грамм тәүлеклек артым алынган. “Кишет” ширкәтендә – 976, “Тукай”, “Яңарыш”, “Кырлай”, “Кызыл Яр”, “Ашыт” ширкәтләрендә 888–820 грамм.

“Кишет” ширкәтенә күрше районга киткән сыерлар кире кайтарылды. Баш саннарын да тутырып, сөт җитештерүне җайга салырлар, дигән ышаныч бар.

“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә терлекчелекне өр-яңадан  башларга әзерләнәләр.

Сентябрь ае нәтиҗәләре буенча күчмә кубок “Северный” ширкәтендә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X