erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кырыгалдарның кармагы хәтәр

Кырыгалдарлар турында хокук саклау органнарыннан хәбәрләр матбугат битләрендә еш басылып, радио-телевидение аша яңгырап торса да, алданучыларның саны кимеми.

Октябрьнең беренче ункөнлегендә генә дә 4 мошенниклык һәм 2 банк картасыннан акча урлау очрагы теркәлгән. 9 айда районда банк картасыннан 18 акча урлау, кәрәзле элемтә һәм интернет аша 19 алдау очрагы булган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, кәрәзле элемтә, интернетта алдану очраклары төрле челтәрләр аша товарлар сатканда була. Банк карталарыннан акча урлау да, нигездә, телефон, интернет челтәрләрендәге махсус программалар аша карта хуҗасының шәхси кабинетына, счетына керү мөмкинлеге табып башкарыла. Менә шундый алдауларның октябрь аенда булганнарының кайберләре. 2 октябрьдә Арча район эчке эшләр бүлегенә райондашыбыз мөрәҗәгать итә: аның телефонына абонент номерыннан 506000 сум күләмендә кредит алуы турында хәбәр килгән икән. Полиция хезмәткәрләре әлеге эш буенча материаллар җыя башлагач, шул ачыклана: алданучының үз исемендә ике шәхси банк картасы бар. 2020 елның 29 сентябре 15.21 сәгатьтән башлап, 1 октябрь 10.05 сәгатькә кадәр аның кәрәзле телефонына 47 төрле абонент номеры шалтыраткан. Телефон аша сөйләшү барышында билгесез затлар аның ышанычын яулап, үз банк картасы аша шәхси банктан 506000 сум кредит алуына һәм кредитны банк счетына күчертүгә ирешә. Соңрак, нәкъ шундый ук юл белән икенче шәхси банктан 300000 сум кредит алдырып, банк счетына күчертәләр. Нәтиҗәдә, райондашыбыз 806000 сумлык зыян күреп, мошенниклар корбанына әйләнә. 9 октябрьдә шулай ук билгесез затлар тагын бер райондашыбызга шалтыратып, сөйләшү барышында аның саклык банкы картасының паролен һәм мәгълүматларын алуга ирешә һәм аның 94000 сум акчасына ия була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шушыңа охшаш очракларның аңарчы да районда күзәтелгәне бар иде инде. Мәсәлән, 13 июнь көнне бетон болгаткыч сатучы К. да телефон шалтыратуына ышанып, билгесез карта номерына 12312 сум акча күчергән. 2 сентябрьдә социаль челтәрләргә Арча үзәгендә яшәргә фатир биреп тору турындагы белдерү куеп М.ны алдыйлар. М. фатир бирүче хуҗаның телефон номерын белергә һәм киләчәктә шул фатирга кереп яшәргә ниятләп, банкомат аша мошенникларга 6000 сум акча күчерә.

Хөрмәтле райондашлар! — дип мөрәҗәгать итә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре. — Мошенниклыкның төрләре һәм юллары күп, җинаятьчеләр һаман яңа ысуллар уйлап таба. Алдакчыларның кармагына эләкмәгез, сак булыгыз. Телефоныгызга шикле шалтыратулар яки СМС хәбәрләр килсә, телефонны алып сөйләшмәгез, җавап язмагыз, килгән СМСта күрсәтелгән сумманы күчермәгез. Ә банк карталарына килгәндә, сезгә карта биргән банкның клиентларга ярдәм хезмәте белән элемтәгә керегез. Әгәр сезгә туганнарыгызга матди ярдәм кирәк дип шалтыраталар икән, иң беренче чиратта “бәлагә тарыган” якыннарыгызга шалтыратып белешегез, аннан, мошенниклар шалтыратуы турында 02, 3-12-02 телефон номерлары аша Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенә шалтыратыгыз. Мошенник-лар кармагына эләкмәгез! Исегездән чыгармагыз, бушлай сыр тычкан тәбесендә генә була!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X