erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кыш әбидән Яңа ел бүләкләре

Ятимлекнең нәрсә икәнен беләм.

Арчадан 83 яшьлек 1 төркем инвалид Диләрә Шәрәфиева 20 мең сум пенсиясеннән өлеш чыгарып, 20 ятим балага Яңа ел күчтәнәче алырга акча бирде.

”Кечкенә чакта Кыш бабайның Кыш әбисе кайда икән соң, дип аптырый идем. Бар икән бит аның әбисе дә”, – диде бер танышым Диләрә апаның бу изге гамәленә сокланып.

Мин даими газеталар укып барам, район газетасын күп еллардан бирле алдырам. Алдагы номерларның берсендә Руслан Әһлиев исемле егетнең ятимнәрне Яңа ел күчтәнәчләре белән сөендерүе, теләге булган кешене үзенә кушылырга чакыруы турында укыдым. Тукта әле, дим, бер ялгызым, пенсиям җитеп бара, нигә әле миңа сабыйларны сөендермәскә? Башкалардан минем кай җирем ким? Шунда ук телефон номерын җыйдым, – диде очрашкач Диләрә апа Шәрәфиева һәм Руслан Әһлиевка акчасын сузды.

Арчада туып-үскән ул. Укучылар сарае каршындагы йортта берүзе яши. Ике кызы бар, аларның үз гаиләләре. Әтисе 1939 елда фин сугышына киткәндә аңа нибары 4 яшь була. Әнисе заготскотта эшләгән, товар поездларында Мәскәүгә терлек ташыган. Ул берничә көнгә чыгып киткәндә сабый берүзе кала торган булган. “Бәлкем, кемдер күз-колак булгандыр, тик мин хәтерләмим”, – ди. Шулай балачагыннан тилмереп үскән. Әтисе сугыштан контужен булып кайткан һәм озакламый вафат булган. Үләр алдыннан хатынына: “Бала 10 сыйныф тәмамлаганчы булса да яшәргә тырыш инде”, – дигән. Һәм әнисе, ышанырсызмы, юкмы, Диләрә 10 сыйныфны тәмамлаган көнне... вафат булган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Сельхозтехникада эшләдем. 50 сум хезмәт хакына. Ике тапкыр күбрәк түлибез, дип икенче эшкә чакырдылар. Тик миңа акчадан бигрәк утын, тирес (10 сутый җир бар) кирәк иде. Эш урынымнан аларны биреп тордылар, – диде Диләрә апа. – Аннан 65 яшькә кадәр сберкассада эшләдем. Сәет белән гаилә корып, балалар үстердек. Оныклар бар.

Сәет абыйны да Арчада яхшы беләләр. Гармуннар ясый, төзекләндерә, спектакльләрдә уйный иде ул. Бик җор күңелле кеше буларак истә калган.

– Минем өчен дә бик яхшы булды ул. Җил-яңгыр тимердәде. Кадерләп кенә тотты. Урыны оҗмах түрләрендә булсын,  – диде Диләрә апа Шәрәфиева. – Балачагым авыр булды. Кечкенәдән әтисез калдым. Ятимлекнең нәрсә икәнен беләм. Мин биргән акчага алынган бүләк әти, әни рәхәте күрми үскән балаларны сөендерсен иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X