erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кызыл ромашка

Шагыйрьне онытмыйлар.

 Мамадышта бөек татар шагыйре-герой Муса Җәлил иҗатына багышланган "Кызыл ромашка" дигән тема астында I Республикакүләм балалар иҗаты конкурсы үтте.

Әлеге бәйгедә Арчаның В.Ф.Ежков ис. 1нче мәктәбеннән үз яшьтәшләре арасында 2 нче сыйныф укучылары  Элина һәм Эвелина Зәйнуллиналар, 5 нче сыйныф укучысы Аделина Зәйнуллина  уңышлы чыгыш ясап, 1 нче дәрәҗәдәге, ә Амалия Шәмсетдинова 2 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар. Котлыйбыз! Муса Җәлил язган "Кызыл ромашка шигырен" искә төшерик.

Кызыл ромашка

Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.

Назлады җил аларны,
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.

Чәчкәләр, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр.
Һәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.

Ерак түгел моңаеп,
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.

Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-береннән;
Ничек болай бер үзе
Ул кызылдан киенгән?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әйттеләр:  «Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нидән кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?»

Әйтте кызыл ромашка:
— «Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып,
Балкыйм мин таң нурында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X