erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Көзге чакырылыштагы соңгы төркем егетләр армия сафларына китте

Исән-сау әйләнеп кайтыгыз

2021 елның көзге чакырылышында соңгы төркем егетләр армия сафларына китте.

Традиция буенча бу уңайдан Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатта тантаналы озату кичәсе булды. Егетләрнең әти-әниләре дә чакырылган иде. Район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

– Язгы чакырылышта 84 егет хәрби хезмәткә киткән иде. Алар белән даими элемтәдә торабыз. Көзге чакырылышта 70кә якын егет армиягә алынды, план 101 процентка үтәлде. Контракт буенча да планны үтәдек. Шунысы сөендерә, гаиләләрдә хәрби хезмәткә дөрес караш бар. Егетләр үз теләкләре белән Ватанны сакларга китә. Ә без, үз чиратыбызда, котлау открыткалары җибәреп, характеристикалар соратып алып, аларны тантаналы төстә әти-әниләренә тапшырып үз эшебезне башкарабыз. Нәтиҗәсе дә күренә – 2009 елдан бирле эшлим, якташларыбыз турында бер генә начар характеристика килгәне юк, – диде хәрби комиссар Алмаз Борһанов.

Бу көнне дә чара әти-әнисенә уллары Ренат Гыйльмуллин хезмәт иткән частьтан килгән характеристиканы, яки Рәхмәт хатын тапшырудан башланды.

– Ренат Вольск шәһәренә киткән иде. Аннан Волгоградка җибәрделәр. “Биш кешегә бер бүлмә, чиста, тәртип. Туклану да бик яхшы. Үзебез теләгәнне сайлап алу мөмкинлеге дә бар хәтта. Кышкы киемнәр бирделәр. Төштән соң “тихий час”, – ди Ренат. Ярты елы үтеп тә китте инде. Борчылмагыз, исән-сау гына әйләнеп кайтсыннар, – диделәр Апаздан Рәзилә һәм Рамил Гыйльмуллиннар егетләргә һәм әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Көн дә телефоннан сөйләшеп торалар икән. Казандагы энергетика көллиятен тәмамлаган, спортчы (волейболчы) егетнең зарланыр урыны юк. Әти-әнигә шул гына кирәк тә.

– Хезмәт итәргә кирәк. Армия ул – батырлык мәктәбе. Чын дуслык та шунда сынала. Әле дә бергә хезмәт иткән дуслар белән аралашабыз. Еллар тыныч булсын да, исән-сау кайтыгыз. Без сезне көтәбез, – диде Илшат Нуриев.

–  Олы улым Ирек хезмәт итеп кайтты. Хәзер менә Илназ улымны озатам. Илназ Казанда кооператив институтны тәмамлады, таможня хезмәткәре булачак. Үз теләге белән армиядә хезмәт итәргә китә. Мәскәүгә Президент полкына эләгә, – диде Арчадан Зәбирә Габтелхакова. – Бер ел тиз үтсә дә, сагындырачак инде. Исән-сау гына булсын. Йөзгә кызыллык китермәсен.

Күптәннән килгән матур традиция буенча Әмир хәзрәт Миңнемуллин Коръән укып, дога кылдылар. Икенче көнне китәсе егетләргә истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X