erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күзне сукырайта торган биш ризык

Кофе, ак ипи, тоз, алкоголь һәм фаст-фуд күзгә начар йогынты ясый.

Күз күремен гаджетлар һәм телевизор гына түгел, ә кайсыбер ризыклар да бозарга мөмкин. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

Кофе - әгәр көненә ике-өч чокыр кофе эчсәң, күздә кан әйләнешен тәэмин итә торган кан тамырлары кысыла.

Ак ипидә рафинадланган крахмал күп. Шуның аркасында ашказаны асты бизе инсулинны күп итеп бүлеп чыгара. Инсулин күз алмасына тискәре йогынты ясый, күз күреме бозыла.

Күп итеп тоз ашаган кешеләрнең организмыннан сыеклык начар бүленеп чыга, күз эчендәге басым арта. Бу исә катаракта авыруы китереп чыгарырга мөмкин.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исерткеч эчемлекләр кан тамырларын тарайта. Тамырлар спазмы күзләр өчен бик зыянлы, шуңа күрә алкоголь кулланмау хәерле.

Тиз эшкәртелә торган углеводлар — баллы ризыклар, камыр продуктлары, фаст-фуд. Алар инсулин бүлеп чыгаруны арттыра һәм күзләрнең сетчаткасы таркала.

https://intertat.ru/news/questions_answers/12-01-2020/k-zne-sukyrayta-torgan-bish-rizyk-5715498

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X