erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әлеге елларда булган үзгәрешләр тәэсирләндерерлек

Матур итеп, бергә-бергә эшлиләр

 

Районның иң ерак читендә урнашкан Шурабаш, Шура, Яңа Сәрдә, Байкал авылларын берләштергән “Заря” хуҗалыгы оешуга быел апрельдә биш ел тула.

Күп срок булмаса да, әлеге елларда булган үзгәрешләр тәэсирләндерерлек. Һәм алар инвестор Закирҗанов Рәдиф Мөбарәкҗан улы исеме белән бәйле.

Яңа хуҗа беренче килүендә үк: “Мин хуҗалыкны түбәгә кадәр үк күтәрә алмам, әмма түшәмгә кадәр күтәрәчәкмен!” – дип әйткән булган. Аның бу сүзләрен хисап җыелышында искә төшереп көлешеп алдылар. Чынбарлыкта шулай булган да бит!

Бер күренеш әле дә күз алдында. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов белән (аның да әлеге вазыйфага керешүенә биш ел тула) Шурабашка урып-җыю вакытында килгән идек. Рәдиф Мөбарәкҗан улы арпа басуында басып тора. Уңыш әйбәт, комбайннар суга. “Ашлыкны кая урнаштырасы инде? – диде ул аптырап. – Көн әйбәт вакытта комбайннарны эшләтәсе килә бит инде. Амбарлар начар хәлдә, сушилка юк...”

Хуҗалыкта “юк”тан башка әйтер сүз юк. Техника иске, юньле түләү күрмәгән халык кайсы кая таралып беткән. Берәү булса, килеп күргәч тә кул селтәп китеп барыр иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шурабашта колхоз рәисе булып эшләп алган бер танышым бер куркыныч төш күргән булган. “Мине “Таң” (ул чакта шулай дип атала иде) колхозына рәис итеп куйганнар имеш. Тирләп-пешеп уянып киттем. Ярый әле төш кенә  икән, дип куандым. Миңа берәр хуҗалыкка рәис итәчәкләрен сиздереп куйганнар иде. Берничә көн үтүгә чакырып алдылар да, “Таң”га рәис буласың, диделәр...”

Менә биш елдан без ниләр күрәбез? Иң зур һәм мөһим үзгәреш – кешеләрдә! Ул Шурабаш клубына килгән халыкның күплегенә исем китте. “Хуҗалык 80гә якын кешене эшле итеп, вакытында әйбәт хезмәт хакы түләп, булган проблемаларны хәл итеп тора, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы урынбасары Мансур Нигъмәтуллин. – Урамнарны кардан чистартуда ярдәме зур. Пай җирләренә түләү, терлек асраучыларны азык белән тәэмин итү буенча да моң-зар юк”.

– Сез булмасагыз мин берүзем генә берни эшли алмаган булыр идем, – ди Рәдиф Закирҗанов. – Мине аңлавыгыз, бердәм булуыгыз өчен рәхмәт! Киләчәкне тудыручылар – сез!

Биш ел эчендә 147 млн сумлык яңа техника алынган! Басуларда куәтле комбайннар, тракторлар эшли. Яңа чәчкечләр, культиваторлар, тырма агрегатлары һ.б. санап бетерерлек түгел. Яңа сушилка, ашлык чистарту, эшкәртү линияләре куелды, яңа складлар төзелде һәм төзелә, терлекчелек биналары үзгәртеп корыла.

Җитәкче эшләгән кеше-нең кадерен белә. Әлеге җыелышта да күпме хезмәт алдынгысы бүләк алды! Ахырдан берәү дә таралмыйча Казан артистлары чыгышын карады.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов җитәкчегә, авыл хезмәтчәннәренә шулай матур итеп эшләүләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X