erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

   Әлмәндәр яшендәге  көллият

Юбилеең  белән,  көллият!

                                      Әлмәндәргә  ничә  яшь? Берәүләр  91 ди.  Автор  Туфан  Миңнуллин  үзе  “Аллаһ  кодрәтеннән  узып  бер  ел  артык  яшәгән”,  ди. Кайберәүләр Әлмәндәр  тормыштан  ямь  тапкан,  мәңге  яшь,  үлемсез  ди.  Бу  язмам,  90 ны  тутырса  да, мәңге  яшь  уку  йорты  турында.

      Табиб,  космонавт,  игенчеме,

      Белеме – укытучысыннан.

      Туган  җирне,  илне  онытмыйк  без –

      Тормыш  мәктәбебез  шушыннан.

Барлык  һөнәрләргә  чишмә  башы  булган  укытучы  кайда  әзерләнә?  Безгә  иң  якыны – Арча педагогия  көллиятендә.  Бу  көннәрдә  Габдулла  Тукай  исемен  йөрткән  әлеге  уку  йорты  үзенең  90  еллыгын  билгеләп  үтте.

      Пандемия  шартларында  күп  кеше  катнашында  киң  колачлы  чаралар  үткәрү  мөмкин  түгел.  Шуның  өчен  дә  юбилей  чаралары  өйдәгечә,  тыйнак  һәм  заманча  булды.  Студентлар  сыйныф  сәгатьләрендә  училище  тарихын  өйрәнделәр,  күп  еллар  эшләүче  тәҗрибәле  укытучылар  белән  очраштылар.  Көллиятнең  үткәнен  чагылдырган  күргәзмәләр  куелды,  архивлар,  альбомнар  үз  битләрен  ачтылар.  Кыскасы,  атна  буена  бәйрәм  рухы  барды.

      23  декабрьдә  юбилей  атнасының  төп  чарасы  үтте.  Ул  онлайн-концерт  форматында  булды.  Актлар  залын  шахмат  тәртибендә  1-2 курс  студентлары  тутырды.  Алгы  рәтләрдә  укытучылар  һәм  ветераннар.  Чара  туры  эфирда  трансляцияләнде  һәм  бик  күп  теләүчеләргә  карау  мөмкинлеге  тудырылды.  Туры  эфирның  язмасын  теләсә-кайсы  вакытта  хәзер  дә  карарга  мөмкин.

      Габдулла  Тукай  исемендәге  Арча  педагогия  көллияте  директоры  Гарипова  Гөлнара  Фидаил  кызы  үзенең  кереш  сүзендә  уку  йортының  90  ел  эчендә  меңнәрчә  белгеч  әзерләп  чыгаруы,  зур  уңышларга  ирешүе  һәм  бай  традицияләр  булдыруы  турында  ассызыклап  үтте.  Ул  сүзне  көллияттә  2002 – 2005  елларда  директор  булып  эшләгән  Татарстанның  атказанган  укытучысы  Гарипов  Шәфигулла  Зәйнулла  улына  бирде.  Озак  еллар  район  хакимиятендә  эшләгән  һәм  хәзерге  вакытта  “Казан  арты”  тарих-этнография  музее  директор  урынбасары  Шәфигулла  Зәйнуллович  Арча  педагогия  көллиятенең  башка  педагогик  уку  йортлары  арасында  әйдәп  баручы  булуы  турында,  ә  аны  тәмамлаучыларны  биш куллап  эшкә алырга  торуларын  сөйләде,  студентларны  көллияттә  үткән  һәр  минутның  кадерен  белергә  чакырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Менә  сәхнәне  студентлар  тутыра.  Алар  педагогия  училищесын  тәмамлаган  шәхесләр  Гариф  Ахунов,  Мөхәммәт  Мәһдиев,  Заһирә  Гомәрова  әсәрләреннән  өзекләрне  сәхнәләштереп  уйнадылар.  Башында  Рузия  Миннехан  кызы  Гарапшина  торган  татар  теле  кафедрасы  укытучылары  әзерләгән  күренешләр,  студентларның  рольгә  кереп  оста  уйнаулары,  шул  чорның  җанны  өшетә  торган  авырлыклары  залдагыларны  тетрәндерде,  күздән  яшьләр  чыгарды.  Училище  директорының  балаларны  тезеп  “чабатада  укырга  килү  тыела”  дигәннән  соң  Гариф  Ахунов  җир  туңдырганчыга  кадәр  яланаяк  йөрүе  турында  сөйли.  Әйе,  яланаяк!  Ләкин  аңа  берәү  дә  хәзер  “син  чабатада”  дип  әйтә  алмый.

      Бүгенге  укучылар  нинди  бәхетле,  аларга  барлык  шартлар  тудырылган.  Юбилей  кунагы  Рафил  Җәләлиев  та  шул  турыда  әйтте,  студентларны  тырышып  белем  алырга  чакырды.  ТНВ  каналының  “Башваткыч”  тапшыруы  алып  баручысы  буларак  ул  якын  көннәрдә  Арча  педагогия  көллияте  командасын  үз  уенында  күрергә  теләвен  әйтте.  Бу  чакыруны  зал  гөрләтеп  алкышларга  күмде.

      15  ел  элек  көллиятне  тәмамлаган  Илназ  Гарипов  юмор  хисле  булуы  белән  аерылып  тора. “Төп  чыгышларны  бүген  Гариповлар  ясый,  мин  дә  килмичә  булдыра  алмадым”  дип  башлады  ул  сүзен. “ Казанны  чыкканда  бөкедә  утырырга  туры  килде.  Соңга  калам  дип  уйлап  йөрәк  табан  астына  кадәр  төшеп  китте.  Көллияткә  соңга  калу  бик  хәтәр  нәрсә,  канга  сеңгән”.  Җырлаганнан  соң  үзенә  чәчәк  букеты  тапшырган  укытучысын  да  кочаклап  шаярды.  “Бик  таләпчән  иде  Флера  Масхутовна,  аны  кочаклармын  дип  башыма  да  килмәгән  иде”.

      Бәйрәм  мени  инде  ул  бию  булмагач?  Лилия Әхәтовна  Маликова  җитәкләгән  “Талисман”  бию  коллективы  үзенең  дәртле  биюләре  белән  сәхнәне  гөрләтте.   Зилә  Зәкиевна  Шәйхетдинованың  инде  53  ел  көллияттә  эшләп  килгән   “Ләйсән”  ансамбле  кызлары  ямь  өстенә  ямь  өстәде.  Гарифуллина  Эльвира  Рифовна   җитәкләгән  хор  “Тукай  исемен  йөрткән  көллиятем”  дип  җырлый,  ә  Әнис  Шакиров  башлаган  “Туган  тел”  җырына  барлык  зал  аягүрә  басып  кушыла.

      Көллияттә  үткәрелгән  һәрбер  чарада легендар  директор  Сәгъдиев  Илдус  Абдрахмановичны  күрергә  гадәтләнгән.  Авырып  тору  сәбәпле  ул  кичәдә  катнаша  алмады,  ләкин  экран  аша  аны  күрү,  тыңлау  барлык  катнашучылар  күңеленә  хуш  килде.  Илдус  Абдрахмановичның  тизрәк  савыгуын  телибез.

      “Җырланмаган  әле  безнең  җыр” дип  суза  моңлы  сандугачыбыз  Дамир  Гасимов.  Әйе,  90  яшендә  дә яшь  булган  көллият  әле  үз  сүзен  әйтәчәк.  Йомгаклау  сүзендә  Гөлнара  Фидаиловна  илдә   эпидемиологик  хәл  уңайлангач  стадионнар  тутырып  бәйрәм  итәчәкбез  дип  ышандырды.  Шик  юк,  чөнки  моның  өчен  көллиятнең  интеллектуаль,  тарихи  һәм  кадрлы  потнециалы  бар.  Юбилеең  белән,  көллият!

                                                                                            Дамир  Таҗиев,

                                                                                            “Әлифба”  музее  җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X