erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Машина салымына нинди ташламалар каралган?

2020 елда республикада 40 меңнән артык кеше транспорт салымы ташламасыннан файдаланды. Бу 107 миллион сум тәшкил итте.

– Транспорт салымнары ташламалары турында белгеч белән әңгәмә оештырсагыз, бик рәхмәтле булыр идек, – дип мөрәҗәгать иттеләр редакциягә. 

Без газета укучыларыбызның сорауларын искә алып, Казандагы Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче районара салым инспекциясенең физик затлар белән эшләүче бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән сөйләштек.

– Мөнир Әмирович, республикада халыкка күпме салым түләү кәгазе җибәрелде? Һәм ул түләнәчәк салымнар ничә сум тәшкил итә?

– Бүгенге көндә 2020 ел өчен транспорт һәм күчемсез милек хуҗаларына салымнарны түләү кәгазьләре җибәрелеп бетте.  Быел барысы 2 миллион 157 мең салым түләү кәгазьләре җибәрелде. Вакытында түләгән очракта 8 млрд. 100 млн сум салым акчасы җыелачак. Шуның 4 млрд. 500 миллион сумы транспорт салымы.

– Физик затларга килгәндә, транспорт кем исемендә – шул салым түли, шулай бит.

– Әйе, транспорт кем исеменә теркәлгән, шуның исеменә салым түләү кәгазе килә.

– Транспорт өчен салым ничек исәпләнә?

– Транспорт салымын исәпләү менә нәрсәләрдән тора: салым бәясе, кайсы айда ул транспортка ия булган – шул айдан салым исәпләнә башлый, уртача 3 млн сумнан кыйммәтрәк җиңел автомобильләргә салым коэффициенты арта бара һәм ташламага хокуклар.

– Ә физик зат үзенең транспорт салымын исәпләп карый аламы?

– “Физик затларның транспорт салымы калькуляторы” дигән сервис ярдәмендә исәпләп була. Мәсәлән, 107 ат көчендәге двигатель белән йөрүче автомобильгә транспорт салымын исәпләп карыйк. Татарстан Республикасында 100 ат көченнән 150 ат көченә кадәрле двигатель белән эшләүче автомобильләрнең һәр ат көченең салым бәясе 35 сум тәшкил итә. Ат көчен шушы бәягә тапкырласаң, еллык салым бәясе килеп чыга – 3745 сум.

– Бәясе уртача 3 миллион сумнан артып киткән кыйммәтле машиналарга салым бәясен ничек исәпләп була?

– Моның өчен машинаның ат көчен үсә баручы коэффициентка тапкырлыйсың. Мондый машиналарның исемлеге ел саен 1 мартка кадәр Россиянең сәнәгать сәүдә министрлыгы рәсми сайтына minpromtorg.gov.ru һәм Россиянең Федераль салым хезмәте рәсми сайтына nalog.gov.ru урнаштырыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Транспорт салымы ташламалары турында да әйтеп үтсәгез иде.

– Транспортка салым ташламалары федераль һәм төбәк законнары тарафыннан карала. Мәсәлән, Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә инвалидлар өчен махсус җиһазландырылган машиналарга яки социаль яклау хезмәте аша бирелгән җиңел машиналарга, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең махсус техникасына, 5 ат көченә кадәрге двигатель белән эшләүче көймәләргә салым исәпләнми.

– Ә машинаны урласалар, ул югалса?

– Машина югалса, аны эзләүгә куялар. Машина табылмаса, аңа салым исәпләнми. Салым түләүчегә ел саен транспорт чарасының урлану фактын расларга кирәкми.

– Машина тузып яки һәлакәткә очрап, яраксызга чыгарга, “яшәүдән” туктарга да мөмкин бит.

– Әгәр дә транспорт чарасы эшкә ярамаса, яраксызга чыкса, ул вакытта автомобильгә салым салынмый. Бу турыда, салым инспекциясенә яки күп функцияле үзәккә килеп, машинаны утильләштерү яки яраксызга әйләнүен раслаучы документлар нигезендә гариза язарга  кирәк.

– Ташламалар турында сүзне дәвам итсәк иде.

– Татарстан Республика-сының “Транспорт салымы турында”гы  законы (№24, 29. 11. 2002 ел) нигезендә I һәм II төркемдәге инвалидлар 100 ат көченә кадәрле машиналарга салым түләүдән азат ителгән. Бер генә машинага!

– Гомумән, транспортка каралган барлык ташламалар турында кайдан укып, танышып була?

– “Милек салымнары буенча бәяләр һәм ташламалар турындагы белешмә” сервисыннан таныша аласыз. Моннан тыш коронавирус пандемиясе нәтиҗәсендә зыян күргән икътисад өлкәсендә эшләүче транспортлы 22 мең шәхси эшмәкәргә дә 2020 елда 87 миллион сумлык салым ташламалары күрсәтелде. Халыкка мөрәҗәгатем шул: 1 декабрьгә кадәр тиешле салымнарны түләргә кирәк.

– Әңгәмә өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X