erid:2VtzquqpS7d
Машина юл кырыена төшеп китеп, ике егет имгәнгән
Арча яңалыклары

Машина юл кырыена төшеп китеп, ике егет имгәнгән

Татарстанның Биектау районындагы трассада җиңел машиналары кюветка төшеп китеп ауган ике егет җәрәхәтләр алган. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

Авария М7-Шигали юлының 7нче километрында булган. Шаһитлар сүзенә караганда, «Лада Гранта» кюветка төшеп китеп, баганага барып бәрелгән һәм ян ягына ауган.

 


«Руль артында егерме биш яшьләрдәге егет иде, пассажир дусты да аның яшьтәше. Берсе кулы авыртуга зарланды, икенчесе иңбашын авырттырган», — дип сөйләде шаһитлар.

Ашыгыч ярдәм медицина хезмәткәрләре икесен дә хастаханәгә алып киткән.  

Тулырак: http://saby-rt.ru/news/khvef-khtr/tatarstanda-mashinalary-yul-kyryena-tshep-kitkn-ike-eget-imgngn


Нет комментариев