erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов Яңа ел белән котлый

Бәйрәм белән, дуслар!

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, ветераннарыбыз, районыбыз халкы! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа 2021 ел белән тәбрик итәм.

2020 ел мәдәният хезмәткәрләре өчен үзенчәлекле ел булды. Дөньяда барган пандемиягә бәйле рәвештә мәдәният учреждениеләрендә чаралар үткәрергә рөхсәт ителмәсә дә, безнең районда мәдәният тормышы тынып тормады, хезмәткәрләребез куркыныч чир алдында югалып калмадылар, үз эшләрен намус белән,  җиренә җиткереп башкардылар. Халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүнең яңа формалары тәкъдим ителде: интернет социаль челтәрләрендә туры эфирда онлайн концертлар, фотомарафоннар, шигырь һәм җыр бәйгеләре, һ.б. үткәрелде. Үзешчәннәребез катнашыннан башка бер чараны да үткәрү мөмкин түгел. Аларның ярдәме белән, урамнарда, гомуми йортлар ишегалларында, авыл мәдәният учреждениеләре каршында, халыкның күңелен күрү өчен урам концертлары гөрләде. 

Яңа 2021 ел якынлаша. Шуңа бәйле рәвештә, Яңа ел бәйрәмнәре, каникуллар күңелле үтсен өчен барысын да эшләргә тырышабыз: урамнарда чыршы бәйрәмнәре, кичке концертлар үткәрелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ел дәвамында барлык мәдәни чараларны уздыруда көч куйган, барлык мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. Киләсе ел һәр йортка чиксез бәхет-сөенечләр, игелек, муллык, бәрәкәт, сәламәтлек алып килсен! Яңа ел һәммәбез өчен дә яңа һөнәри казанышлар,  күңелле вакыйгалар, иминлек  һәм куелган максатларга ирешү елы булсын. Көннәребез аяз булсын, күңелләрне моң бизәсен. Бәйрәм белән, дуслар!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X