erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Медиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Шундый шатлыклы вакыйгадан соң  медицина хезмәткәрләре шул ук көнне сәгать 3тә район Мәдәният йортына җыелдылар.

Зал тулы кеше иде. Ветераннар да килгән. Матур бәйрәм булды. Район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәтне саклау һәм техник контроль идарәсе җитәкчесе Фәнис Исхаков, район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, халыкка китергән игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, исән-сау булып, район халкына намуслы хезмәт итүләрен теләделәр. Үз эшләрен яратып, намус белән башкарган табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар, техник хезмәткәрләр Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Бәйрәмне Илназ Бах һәм аның хатыны Гүзәл Идрисова һәм аларның малайлары (өчәү) күтәреп җибәрде. Гүзәл бер кызыклы яңалык та әйтте. “Без сезнең баш табиб Рифат Идрисов белән туганнар, – диде ул. – Безнең әтиләр бертуган”. Халык шаулатып кул чапты. Баш табиб Илназ Бахтан “Бер күрешү үзе бер гомер” җырын башкаруын сорады. Барыбыз да рәхәтләнеп шул җырны тыңладык.

Киләчәкне алдан белеп булмый,

Кем гомере кайчан өзелер.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Исәнлектә күбрәк күрешәек,

Бер күрешү үзе бер гомер...

Әйе, киләчәкне алдан белеп булмый. Барыбыз да исән-сау булып, ешрак күрешеп торырга язсын! Медицина хезмәткәрләренә  халык гомерләрен дә озайтырга һәм дә рәхмәтләрне ешрак ишетергә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X