erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Могҗизалар кыры"нда тагын арчалар

Тапшыруны 30 декабрьдә, чәршәмбе көнне телеэкраннардан карарга мөмкин булачак.

Октябрь аенда гына Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова, Мәскәү телевидениесенә барып, көчен сынаса, күптән түгел шул ук авылда эшләүче Ләйсән Хәмитова да “Могҗизалар кыры”нда Татарстан данын яклап кайтты. Берсеннән-берсе уңган, максатчан, тырыш кызларның Арча районында яшәвенә тагын бер дәлил бу.

Ләйсән Хәмитова менә инде дүрт ел “Северный” хуҗалыгында зоотехник-селекционер булып эшли. 2016 елда Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап кайткан көннән бирле үз хезмәтенә тугры кала ул. 26 яшьлек гади авыл кызы ничек “Могҗизалар кыры”на барган соң? Бу хакта без аның үзе белән сөйләштек.  

– Бер көнне районның баш зоотехнигы шалтыратты да, “Могҗизалар кыры” тапшыруының Яңа ел алды чыгарылышы авыл хуҗалыгы белән бәйле булганлыктан, мөмкинлек килеп чыкты, әйдә, тапшыруга анкетаңны җибәреп карыйк әле, диде. Башта шикләндем, анда бара алачагыма ышанмадым. Тик мин килеп чыккан мөмкинлекне кулдан ычкындырырга яратмыйм. Ни булса, шул булыр дип, ризалаштым. 3-4 көннән миңа уңай җавап килде. Шулай итеп, декабрь башында мин Мәскәүдә “Могҗизалар кыры” тапшыруы студиясендә идем.

– Анда баргач нинди хис-кичерешләр булды? Гомумән нәрсә ул “Могҗизалар кыры”?

– Барып кергәч тә иң элек әңгәмә кебек нәрсә булды. Кайчан кул чабарга, кайсы урында елмаерга, ничек басып торырга – барын да җентекләп аңлаттылар. Кадр артында бөтенләй башкача икән. Телевизордан караган 1 сәгатьлек тапшыруны 4 сәгать төшерделәр. Һәр эпизод аерым төшерелә, һәр кешегә аерым вакыт бирелә, тик барысы да күрсәтелми, уңышлы урыннары гына алына. Бу турыда безне алдан ук кисәтеп куйдылар. Бик кызыклы булды, миңа бик ошады, барганыма бер дә үкенмим. Катнашучылар бөтен Россиядән җыелган иде. Алтай, Ленинград, Удмурт, Орлов һәм тагын башка өлкәләрдән килүчеләр катнашты. Бар серне дә чишеп бетермим, кызыгы калмас. Тапшыруны 30 декабрьдә, чәршәмбе көнне телеэкраннардан карарга мөмкин булачак.

– Үзең белән дә якыннанрак таныштырып кит инде. Кем ул зоотехник-селекционер Ләйсән Хәмитова? Ни өчен бу һөнәрне сайладың?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мин Шушмабаштан ерак булмаган Шекә авылында туып-үстем, шунда башлангыч белемне алдым. Югары белемне үзләштергәннән соң, яңадан авылыма кайттым. Хәзер дә туган йортымда әти-әнием белән яшим. Эшемне яратып башкарам. Һөнәреңне яратмыйча эшләп булмыйдыр ул, минемчә. Кечкенә чакта мин табиб булырга хыяллана идем. Тик үсә төшеп, һөнәрем турында чынлап уйлый башлагач, бу юнәлешне бөтенләй башка якка үзгәрттем. Киләчәгемне авыл белән бәйлисем килде. Бүгенге көндә биредә эшләвем белән горурланам.

– Киләсе Үгез елына нинди максатлар белән керәсең?   

– Беләсезме, мин алдыма әллә нинди зур максатлар куеп яшәмим. Бәлки бу бераз сәеррәктер дә. Мин Аллаһка ышанам, ничек язган – шулай була. Зур максатларга ирешергә омтылмыйм. Тик каршымда ниндидер мөмкинлек килеп чыга икән, мин аны кулдан ычкындырмыйм, бар көчем белән аңа ябышам.

– Бик зур рәхмәт сиңа. Афәрин диябез, киләчәктә тагын да зур үрләр яулавыңны теләп калабыз. Газета укучыларыбызга нинди теләкләр җиткерәсең килә?

– Иң элек миңа Мәскәүгә барырга, шундый танылган тапшыруда катнашырга мөмкинлек биргән, ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, Арча районы башлыгы Илшат Нуриевка, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятовка, баш зоотехник Роберт Хәйретдиновка, инвестор Минтимер Минһаҗевка, “Северный” күмәк хуҗалыгы генераль директоры Рөстәм Хәйруллинга рәхмәтләремне җиткерәм. Киләсе елда һәркемгә исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, бәхет телим. Үгездә булган көч һәм үҗәтлек илдәге бүгенге күңелсезлекләрне җиңсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X