erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Мөрәҗәгатьләрне карау тәртибен бозган өчен

Кеше һәм закон

РФ Конституциясенең 33нче маддәсе нигезендә, Россия гражданнары дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына үзләре мөрәҗәгать итәргә, шулай ук шәхси һәм күмәк мөрәҗәгатьләр җибәрергә хокуклы.

Дәүләт һәм җирле үзидарә органнарының гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибенә таләпләр 2006 елның 2 маендагы “Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында”гы 59нчы номерлы Федераль закон белән билгеләнгән.

Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.59нчы маддәсе нигезендә, гражданнарның, гражданнар берләшмәләренең, шул исәптән юридик затларның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен бозган өчен дәүләт, җирле үзидарә органнарының, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрнең һәм оешмаларның урындагы затларына биш мең сумнан ун мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.

Мөрәҗәгатьләрне караганда иң киң таралган тәртип бозулар – гражданнарның мөрәҗәгатьләрен 30 көн эчендә карау таләбен үтәмәү, шулай ук мөрәҗәгатьнең карау өчен башка дәүләт органына җибәрелүе турында гариза бирүчегә хәбәр итмәү.

Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.59нчы маддәсендә күздә тотылган административ хокук бозу турындагы эшне бары тик прокурор гына кузгата ала һәм ул 28.4нче маддә нигезендә карар чыгара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

5.59нчы маддә буенча гаепле булган урындагы кешеләрне җаваплылыкка тарту срогы хокук бозу вакытыннан өч ай үткәч чыга. Шуңа күрә гражданнарга хокук бозу ясалганнан соң ук прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Арча районы прокуратурасы тарафыннан 2021 елда  югарыда әйтелгән өлкәдә 33 закон бозу очрагы ачыкланды. 21 гариза кертелде, аларны карау нәтиҗәләре буенча 20 урындагы кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды, район башкарма комитетының инфраструктура бүлеге җитәкчесенә, Яңа Кырлай авыл җирлеге һәм районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчеләренә карата 3 административ эш кузгатылды. Әлеге эшләрне суд карады, гаеплеләр 5әр мең сум штрафка тартылды.

Динар Низамов,

Арча районы прокуроры  ярдәмчесе,

1 класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X