erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Наласа якларында коронавирустан вакцина ясаттылар

Мобиль бригадалар авылларга чыгуын дәвам итә.

Район үзәк хастаханәсенең табиб-эндокринологы Индира Урманова һәм участок шәфкать туташы Миләүшә Даутова ашыгыч ярдәм машинасында Наласа фельдшер акушерлык пунктына вакцина алып килделәр. Көндезге сәгать 1дә Арча поликлиникасыннан кузгалдылар. Бригада белән без дә бардык.

Без килгәндә вакцина ясатырга көтеп утыралар иде инде. Наласа ФАПында эшләүче шәфкать туташы Равия Зарипова һәм Урта Аты ФАПы шәфкать туташы Надия Йосыпова барысын да оештырып куйганнар.

Вакцина ясатырга килүчеләр белән сөйләшеп киттек. Наласада яшәүче Әлфия ханым:

--68 яшьтә, - дип сөйләде.-- Ясаталармы, юкмы - башкаларда эшем юк. Менә мин ясатам. Улым да ясатты. Әнигә 95 яшь, аңа да ясатыр идем әле... Кирәкле әйбер.

Түбән Атыдан Рәмзия Мөстәкыймова:

-- Социаль челтәрләрдә теләсә нәрсә сөйлиләр -- ышанмаска кирәк. Кеше аңлап бетерми.

Наласадан Нәкыйп Сираҗиев:

--  Теләсә нинди дару эчәләр, ә вакцинадан куркалар...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Урта Атыдан Илфат Кәримов:

--Вакцина түләүле булса - чират торып ясатырлар иде. Безгә эләкмәгән дә булыр иде...

Көрәшчеләр әзерләүче Таһир Лотфуллин да килгән.

-- Балалар белән эшлибез, хәтәр, -- ди. - Алар коронавирусны җиңел кичерә, аларның авыртканнарын да белмисең -- ә алардан вирус олыларга күчәргә мөмкин.

Табиб вакцина ясатырга килүченең хәлләрен сораша, кан басымын, температурасын үлчи, пульсын, кандагы кислород күләмен тикшерә. Шуннан соң гына вакцина ясала. Кан басымы, пульсы югары булып, берәүне кире бордылар.

Соңыннан табиб Индира Урманова белән сөйләштек.

-- Үзем дә, иптәшем дә коронавирус белән авырттык. Каты авырттык, - дип сөйләде Индира Урманова. -- Казан хастаханәсендә яттык. Әни 82дә, әти 85тә, икесенә дә вакцина ясаттык. Улыбыз һәм кызыбыз да вакцина ясатты.  Без авыргач, вакцинаны бераздан ясатабыз. Инфекция үзгәрә, көчәя бара, яңа штамнар барлыкка килә. Швецариядә бер дустыбыз яши. Анда вакцинаны 70 яшьтән генә ясыйлар. Вакцина җитми. Дустыбыз вакцинаны монда кайтып ясатырга җыена. Бер дустыбыз Америкада яши - шулай ук вакцина ясатты. Бу йогышлы чиргә җитди карарга кирәк.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X