1942 елның 27 мартында шунда һәлак була.
Николай Петрович Каширов 1912 елда Арча районының Яңасала авылында туган. Бөек Ватан сугышына алына, дошманнарга каршы сугыша. Әсирлеккә төшә, Белоруссиянең Боровуха бистәсендә урнашкан “Шталаг 354” лагерена эләгә. 1942 елның 27 мартында шунда һәлак була.
Новополоцк шәһәре (Боровуха бистәсе шунда керә) эзтабарлары якташыбыз турындагы мәгълүматларны ачыклыйлар һәм аның туганнары һәм якыннарын табуда ярдәм сорыйлар.
Николай Петровичның туганнары, якыннары редакциягә хәбәр бирсеннәр иде. Безгә 3-11-58 телефоны белән шалтыратыгыз яки arvestnik@yandex.ru электрон адресына языгыз.
Нет комментариев