erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Нәтиҗәдә кешеләр үзләренә тиешле пенсиясез кала

Алар бар да рәсми документлар.

Арча муниципаль районы архивында бик күп документлар саклана. Алар бар да рәсми документлар.

Араларында кешенең хезмәт иткән чорларын, эшләгән хезмәт хакын, дәүләт һәм җәмгыять алдында ирешкән уңышларын чагылдырган мәгълүматлар, оешмаларның даими  саклана торган документлары бар. Кыскасы, кешенең бөтен хезмәт чоры шунда. Һәм алар аңа лаеклы ялга чыкканда аеруча кирәк. Гомер үтә, пенсия яше дә җитә, документлар сорыйлар, кая барабыз – архивка.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Шәхси состав документларны саклау вакыты озак. 2003 елга кадәргеләре – 75, 2003 елдан соңгылары 50 ел. Гражданнар үзләренә кагылышлы төрле мәгълүматларны раслау өчен безгә киләләр. Нәкъ менә шул документларга нигезләнеп хезмәт стажын, хезмәт хакын расларга була,  – диде районда архив эшләрен исәпкә алу һәм алып бару буенча бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина. – Сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп. Аеруча хезмәт хакы, стажы буенча. Тик бар кешенең соравын да канәгатьләндерә алмыйбыз. Сәбәбе – оешма җитәкчеләренең бу эшкә җавапсыз карашы. Юкка чыккан оешмалар турында гына сүз бармый. Эшләп килүче оешмалар да вакытында даими саклана торган документларны архивка тапшырмыйлар. Нәтиҗәдә, без кешеләр лаеклы ялга чыкканда кирәк булган документларны бирә алмыйбыз. Ә алар үзләренә тиешле пенсиясез кала. Шуңа җитәкчеләр бу эшкә җаваплы карасыннар иде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X