erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өченче йортка ут капкан

Бу бик ерак 1932 ел. Иске Кырлай авылында бик коточкыч вакыйга.

Мин Арча районы Иске Кырлай авылыннан. Иске Кырлай авылында тудым. үстем, кияүгә чыктым. Хәзергәчә авылда, авылча яшәп ятам. Мин авылыбызны, барлык кешесен хөрмәт итәм, яратам. Безнең авылның хәр кешесе үзе бер шәхес. Алар турында язып, таныштырып бетерәсем килә. Бу бик ерак 1932 ел. Иске Кырлай авылында бик коточкыч вакыйга. Август урталары көндезге өчләр тирәсе. Бар халык эштә. Кышка печән җыелган,кибән куелган. Аргы якның түбән очы яна дип бик каты чаң суга , быргы кычкырта башлыйлар. Пожарныйда бер ат, бер мичкә су тора. Ат җигеп бер мичкә суны алып төшкәндә өченче йортка ут капкан була. Хәким абыйның 4 яшьлек малае кибәнгә ут төрткән. Гаптелбарыйны 3 көн эзләптә тапмаганнар. Шушы авыр вакытта малайның югалуы борчу өстенә,борчу булган. Гаптелбарый каршы як күршеләрнең печән кибәне астына качкан ,бик каты курыккан. Ыңгырашкан тавышка күрше Кәбир абый барып караса, анда дерелдәп , елап шешенеп беткән, сулкылдап малай ята. Кулына баланы күтәреп алгачта. юаш кына Кәбир абый елап җибәрә. Тиз генә Хәтимә апага алып керә. Хәким абыйларга әйткәнче юып, ашатып карамакчы булалар. Бала аларны танырлык, нәрсә булсада эшләрлек хәлдә булмый.. Кәбир абый Хәким абыйны чакырырга бара. Хаким абый бик каты куллы, усал даны чыккан булсада, Кәбир абыйны кочаклап ала, елап җибәрә. Ике генә сүз әйтә : Аллага шөкер, малай исән. Күршеләрнең кибән астына качкан 4 яшьлек малай 3 айдан үлә.
Ул вакытта анда 6 йорт янган була. Иң кырыйда Сәет, Солтан җизни, Хәким, Галләм ,Ярулла, Ханнан. Солтан җизниләр бик бай булганнар. Хәрберсенең баласы ишле булган.
Бу януны алар Аллахы тәгалә язмышы дип кабул иткәннәр. Бер кемгәдә ачу сакламаганнар. Бер кайчанда Хәким абыйга төтерептә әйтмәгәннәр. Элек янган урынга йорт салсаң ,хәвеф була дигәннәр.Күчмисезме яңа урынга дип сораганнар. Шунда Ханнан абый моңлы ,озын көйгә салып җыр сузган.
Сәет, Солтан,Хәким, Галләм
Ярулла белән Ханнан
Алтын суларына манган,
Ничек күчим соң аннан.
Алар берседә күченмәгәннәр.Ханнан абыйга шаклар катам. 6 бала белән бернәрсәсез калып, авылын, күршелүрен җаны,тәне белән яраткан. Күршеләрен шул кадәр зурлап , аларны алтын суына маңган дип җырлаган. Янган кешеләр авыл халкына рәхмәтле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фирүзә, инстаграммнан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X