erid:2VtzquqpS7d
Өйдән чыгу өчен пропускларны алуның яңа тәртибе
Арча яңалыклары

Өйдән чыгу өчен пропускларны алуның яңа тәртибе

Өйдән чыгу өчен пропускларны covid19.tatarstan.ru сайтында гына рәсмиләштереп була.

Әлеге сайтта цифрлы пропускларны рәсмиләштерү өчен уңайлы шәхси кабинет эшләнелде. Шәхси кабинет (личный кабинет) булдыру өчен паспорт мәгълүматларын һәм телефон номерын күрсәтергә кирәк. Әгәр элегрәк телефон аша смс җибәреп чыгарга рөхсәт алган булсагыз, шул вакыттагы кодны гына кертергә кирәк. 

Алга таба бирелгән 11 чыгу максатыннан үзегезгә кирәклесен сайлап аласыз. Берничә секунд эчендә рөхсәт коды килә. Анда сез өйдән чыгарга һәм кайтып җитәргә тиешле вакыт курсәтелә.

Шәхси кабинетта шулай ук үзмәшгульләргә дә өйдән чыгу өчен пропуск рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен ИНН күрсәтергә һәм һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашыру  өчен максатны сайларга кирәк. 

"Чәчтарашханәгә бару" максатын алу мисалында эшләнелгән рөхсәт алуны сурәтләр галереясында тәкъдим итәбез. (Паспорт номеры һәм чыгу коды шәхси мәгълумат булу сәбәпле, бераз бозып бирелде)


коронавирус

Нет комментариев