Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Партия конференциясе

    Партиянең эше турында сөйләшенде.

     

    24 декабрьдә “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең XXXIV хисап-сайлау конференциясе булды.

    Делегатлар алдында партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Илшат Нуриев җирле бүлекчәнең 2016 елның декабреннән 2021 елның 24 декабренә кадәрге чордагы эше турында чыгыш ясады.

    Реклама

    Шулай ук җирле контроль комиссиясенең хисабы тыңланды.

    Конференция делегатлары партиянең җирле бүлекчәсе секретаре итеп район башлыгы Илшат Нуриевны сайладылар.

    Шулай ук җирле бүлекчәнең сәяси советы, контроль комиссиясе, партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XXXIV конференциясенә делегатлар сайланды.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: