erid:2VtzquqpS7d
Планлы эш таркалмас
Арча яңалыклары

Планлы эш таркалмас

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерләнү планнарын кабул иттеләр. Хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр комиссия алдында имтихан тоттылар.

– “Курса МТСы”, “Яңарыш”, “Северный” хуҗалыклары бик әйбәт әзерләнеп килгәннәр иде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Шул ук вакытта әзерлекләре безне канәгатьләндермәгән хуҗалыклар да булды, аларга җитешсезлекләрне төзәтеп яңадан килергә туры киләчәк.

 


Нет комментариев