erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Почта бүлекчәләрендә газета-журналларга киләсе яртыеллыкка арзанрак бәядән язылып була

«Татмедиа» газета-журналларына ташлама белән язылу ункөнлеге башланды

Бүгеннән почта бүлекчәләрендә газета-журналларга киләсе яртыеллыкка арзанрак бәядән язылып була. Ташламалар 13 процентка кадәр каралган. Бу акцияне «Почта России» акционерлык җәмгыяте оештыра.

Хөрмәтле "Арча хәбәрләре" газетасын укучыларыбыз!

3 декабрьдән 13 декабрьгә кадәр 2021 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу ункөнлеге башлана.

Бу көннәрдә “Арча хәбәрләре” (“Арский вестник”) газетасына 762 сум урынына ташламалы бәядән 663,54 сумнан язылып булачак. Мөмкинлектән файдаланып калыгыз. Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан Республикасының «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бу акциядә үзенең басмаларын тәкъдим итә. 13 процентка кадәр ташлама белән татар халкының танылган «Сөембикә», «Казан утлары», «Идел», «Чаян» һәм башка журналларга, «Шәһри Казан» газетасына, шулай ук балалар өчен чыгып килүче «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына, «Көмеш кыңгырау» газетасына, район газеталарына язылып була.

Язылуны шулай ук онлайн башкарырга мөмкин. tatmedia.ru/podpiska сайтында онлайн язылу формасын тутырырга кирәк.

Акция 13 декабрьгә кадәр дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


«Татмедиа» газета-журналларына ташлама белән язылу ункөнлеге башланды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/5yotcc9fnSY

Теги: Арча хәбәрләре подписка ташлама скидка

2
X