erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Президент авыл сабантуйларын үткәрергә рөхсәт бирде.

Үткәрергәме-юкмы икәнен урындагы җитәкчелек хәл итә.

Казан, 20 июнь, «Татар-информ».

Быел сабантуй шәһәрләрдә, район үзәкләрендә, зур бистәләрдә булмый. 4 июльдә сабантуй авылларда гына узачак. Бу турыда Президент Рөстәм Миңнеханов күрсәтмә бирде, дип сөйләде "Татар-информ"га аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

"Хәтәрлек бар, шуңа да без шәһәр, район үзәкләрендә, зур бистәләрдә сабантуе үткәрмибез. Әмма авылларда, әгәр дә урындагы җитәкчелек халык фикерен исәпкә алып, тиешле карар кабул итсә,  сабантуе үткәрергә рөхсәт итәбез.Чөнки авыл сабантуе ул табигатьтә зур булмаган бәйрәм", - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Президент әлеге чара Росротребнадзор белән килешенеп, санитар-эпидемиология таләпләрен исәпкә алып үткәрелергә тиеш дип,  ассызыклап үтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Авыл сабантуе ул туганнар, тальян гармун, җыр-биюләр белән үткәрелә торган бәйрәм. Зур булмаган бәйрәмнәр бик тә әһәмиятле", - диде Президент.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X