erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пөшәңгәрнең үрнәк гаиләсе

Пөшәңгәрдән Шәвәлиевлар гаиләсе “Сөембикә” журналы һәм Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә уздырган “Татар гаиләсе/үрнәк алыгыз” бәйгесендә җиңү яулады.

Районыбызның гөрләп торган Пөшәңгәр авылында бер түбә астында өч буын, бер-берсен хөрмәт итеп, дус-тату булып яши. Әлеге матур гаиләдә буыннар чылбыры өзелми. Моннан күп еллар элек Әхтәм абый туган нигезенә Үгез-Елга кызы Раилә апаны килен итеп төшерсә, бүген алар янында инде уллары Айрат белән киленнәре Илүзә төпләнгән. Әби-бабай, әти-әни үрнәгендә нәселнең яшь дәвамчылары – Фазыл белән Рамзан үсә. Сокланырлык татар гаиләсе.

Туган  тел, туган авыл, дип янып-көеп яши әлеге матур гаилә. 43 ел гомерен тракторда эшләүгә багышлаган “Татарстанның атказанган механизаторы” Әхтәм Шәвәлиев әле районда бердәнбер мөгезле эре терлек өчен чылбырлар ясаучы да икән. Буш вакытларын ул үзенең остаханәсендә үткәрә. Ниләр генә ясамый анда алтын куллы оста – камыр басу җайланмасы, тегермәннәр, тавык йолкый торган җайланма һәм башка йорт өчен кирәкле җайланмалар. Хәтта янгын сүндерү җайланмасына кадәр ясаган ул. Якын-тирә авылларда янгын чыкса, тракторларына тагып, чыгып китәргә әзер алар. “Хәвеф-хәтәрдән Алла сакласын, тик ел коры булгач, кызганыч, андый очраклар да булды”, – ди Әхтәм абый.

Җаны-тәне белән авылга бирелгән кеше терлек асрамый түзәме соң инде. Әлеге гаилә дә абзар тулы терлек тота. “Безнең һәрберебезнең эше бүленгән. Аллага шөкер, хуҗалыкта биш сыерыбыз бар, – ди Раилә апа. – Сөтен кешегә тапшырган юк, үзебез бергә-бергә эшкәртәбез. Май, сөт, корт, эремчек – барысын да Казанга алып барып сатабыз”. 

Килен кайнана туфрагыннан ярала, диләр. Бар яктан булган, максатчан Илүзә тырыш, эш сөючән гаиләгә килен булып төшә. Айрат тиң ярын әллә кайдан эзләми, туган авылында туып-үскән кыз белән тормыш кора. Ир-егет төп нигездә калырга тиеш, дип санап үскән Айрат шәһәргә китү турында уйламый да. “Башка авыл булса, әле уйлар идем, Пөшәңгәрдә каласы булгач, ризалаштым”, – дип елмая Илүзә. Тырышсаң, авылда да бер дигән итеп яшәп була, дип саный яшь гаилә. Айрат шәһәргә ит ташу белән шөгыльләнә. Илүзә авылда чәч кисә. Моның өчен йортларында аерым бүлмә дә җиһазлаганнар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хезмәт белән көн күрүче Шәвәлиевлар гаиләсе эшли дә, ял да итә белә. Районда узган бер генә бәйгедән читтә калмый алар. Әхтәм абый “Яшәү дәрте бездә сүнмәгән” бәйгесендә беренче урынга лаек булса, Раилә апа белән Илүзә үзләренең осталыкларын “Гаҗәеп әби”, “Төп йорт килене” бәйгеләрендә күрсәтә. Чын күңелдән авылдашлары, үзләренең туган җирләрендә кирәк булулары белән горурлана, авылларын матурлау өчен  тырыша алар. Авылда үткәрелүче һәр өмәнең башында да алар тора. Зират коймасы тоту, күпер, чишмәне чистарту – алар һәрвакыт алгы сафта. Ә Илүзә эш арасында Инстаграмда Пөшәңгәр авылы яңалыкларын яктыртып барырга һәм шул ук вакытта үз блогында авыл тормышын яктыртырга да вакыт таба.

Әби-бабай назын, әти-әни җылысын тоеп үсүче балалар да милли рухта тәрбияләнә бу гаиләдә. “Хәзер балалар авылларда да күбрәк русча сөйләшә. Ә без балаларыбызның татар милләтеннән булулары белән горурланып үсүен телибез”, – ди Илүзә һәм Айрат Шәвәлиевлар.

Электән килгән гореф-гадәтләрне саклап, матур гомер кичерә Шәвәлиевлар гаиләсе. Бер-берсенә кирәк һәм терәк булып, гаиләдәге мәхәббәтне саклап яши алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X