erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу кеше әле үләргә тиеш түгел иде бит, дип аптырашта халык

Заманалар авыр, диләр...

Кем күтәреп караган? Урам әйләнгәндә яшьләр бу җырны җырламый калмый иде. Буыннан-буынга күчеп килгән җырдыр инде ул. Һәр чорның үз авырлыгы булган. Сугышларны, ачлык, ялангачлык, төрле чирләр һәм башка афәтләрне кичергән безнең ата-бабаларыбыз.

2020 елны да тарихка иң авыр елларның берсе булып кереп калыр, дип язалар. Әйе, югалтулар бик күп, иртән торуга кемдер үлгән, кемдер начар хәлдә икән, дигән хәбәрләр ишетәсең. Бу кеше әле үләргә тиеш түгел иде бит, дип аптырашта халык.

Быел югалткан райондашларыбыз арасында республика, район күләмендә билгеле шәхесләр дә аз түгел.

Районга инвестор булып килеп “Кырлай” һәм “Игенче”  ширкәтләрен алгы сафларга чыгарган, зур планнар белән яшәгән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримов арабыздан китеп барды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Заманында намуслы хезмәте белән дан тоткан, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган Дания Галимова, Бөек Ватан сугышы ветераннары Рәис  Сәгыйтьҗанов, Әдеһәм Әхмәтҗанов, Рәгыйб Халитов вафат булдылар.

Халык арасында абруй казанган, озак еллар Яңа Кенәр хастаханәсенең баш табибы булып эшләгән Дамир Нуриев, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов, сәхнәләрнең бизәге булган Фәрхат Зыятов... Колхозларны җитәкләгән Әдһәм Муллагалиев,  Фәрит Нурмөхәммәтов, Әгъзәм Борһанов, Яңа Кырлайда мәктәп директоры, Г.Тукай  музее директоры булган Даян Шакиров, гаять зыялы кеше, үз һөнәренең остасы Владимир Петрин, каләмдәшебез Мөнир Абдуллин, Хәнәфи Бәдыйков, халык “күзлек Рәүф” дип белгән Рәүф Хәкимов...

Әлеге исемлекне дәвам итәргә дә мөмкин. Туганнарын, якыннарын, кадерлеләрен югалтканнарга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Яңа елда югалтулар азрак булсын, дигән теләктә торыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X