erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Раштуа бәйрәме белән Лин атакай һәм Равил хәзрәт котлады

Арча сәнгать мәктәбендә үткән Раштуа бәйрәмендә педагог Валентина Вәлиуллинаның Адажио Альбинони классик әсәрен башкаруын тын калып, тәэсирләнеп тыңладык

Зур сәхнәләрдә җырларга лаек педагогның моңлы тавышы күңел кылларына кагылып, уйга калдырды. Ә экранда язылган мәгънәле һәм гыйбрәтле сүзләр эчке кичерешләрне тагын да көчәйтеп җибәрде...

Колакта моң, күзләр экранда: “Булганына шөкер итегез, Аллаһка шуның өчен рәхмәт әйтегез, ә ул сезгә нәрсә җитми – шуны бирер...” “Әгәр дә син, яхшылык эшләгәнеңә нәрсәдер өмет итмичә,  башкаларга чын күңелеңнән яхшылык кыласың икән, кемдер күктә бу изгелекләреңне тормыш китабына язып барыр һәм сиңа көтмәгән бәхетләрне җибәреп торыр”, “Тормышның алтын кагыйдәсе: тормышта нидер үзгәртә алмасаң борчылма, ничек бар – шуңа риза бул. Без бит һава торышын үзгәртергә тырышмыйбыз, ә бары тик һава торышына карап киенәбез генә”... Бу акыллы фикерләрне тагын да дәвам итеп була.

Иисус Христос (Гаисә коткаручы) туган көнен билгеләп үтәргә килгәннәр Адажио Альбинони көен тыңлый-тыңлый гыйбрәтләнеп шушы сүзләрне укыдылар. Янәшәләрендә Аллаһы Тәгаләнең үзен тойдылар. Ул янәшәдә генә...

Раштуа бәйрәме белән Лин атакай һәм Равил хәзрәт котлады.

Кичәне алып баручы Валентина Гаранинаның “Күңелне аңлатып булмый” дигән шигырьне укуы барыбызны да уйга калдырды. Дөрестән дә, күңел халәтен аңлатып буламыни аны?! Рус язучысы Антон Чехов әйткәнчә: “Күңелне аңлатып булмый. Аның кайда икәнен дә әйтеп булмый, әмма аның ничек авыртканын бар да белә”.

Бәйрәм күңелле чыгышлар белән үрелеп барды. Арчаның 1нче мәктәбе укучысы Родион Пантелеевның “Якшәмбе” җырын башкаруын яратып тыңладык. Яшүсмернең бии-бии “Кояшка кулларым белән үреләм, шаян җилгә күз кысам. Һәм синең күзләреңә карыйм – ничек әйбәт!” дип оста итеп җырлавына сокланып, Арча сәнгать мәктәбе нинди сәләтле яшьләрне әзерли дип, куанып утырдык. Афәрин, Родион!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Районның “Рус җыры” халык вокаль ансамбле үзе бер тарих. Алар турында күпме сөйләсәң дә аз. Берсеннән-берсе осталар. Рус халык җырларын матур җырлыйлар. Араларында үзешчән Ринат Бариев та бар. Ир-ат булгач, ансамбль бөтенләй җанланып китә. Ринат Бариев уртада. Җырлап җибәрде – шәп!  Ә ветеран Любовь Беловадан күзне ала алмыйча тыңлыйсың. Рәхәтләнеп җырлый. Э-эх! Биеп китәсе килә... Оныклары Кристина Ушакова, Роман Белов та бик матур җырлый.

Арча сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче җырчы кызлар Кристина Ушакова, Ралина Гарәфиева, Диляра Һәмдиева, педагоглар Валентина Вәлиуллина, Марина Ханжина, районда рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе Лариса Васильева җырлавы, гитаристлар чыгышы бәйрәмне тагын да күтәреп җибәрделәр.

Ә нинди матур сүзләр яңгырады: бу бәйрәмнән һәр өйгә тынычлык, мәхәббәт һәм сәламәтлек күчсен! Арча чиркәве каршындагы дини мәктәпкә йөрүче балалар

Христос тууы белән бәйле сәхнә күренеше уйнап күр-сәттеләр. 

Кичә “Алтын гөмбәзләрдә” дигән күмәк җыр белән тәмамланды. Һәркемнең өй ишеген бәхет шакысын... Раштуа, Яңа ел белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X