erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Раушания Закирова: "Гаиләнең нигезе бер-береңне аңлауда""

Биш бала үстерүче Закировлар гаиләсе бәхетле гаилә серләре белән бүлеште

Районыбызда үрнәк гаиләләр, күп бала үстерүче герой аналар бихисап. Шундыйларның берсе - Арчада гомер итүче Мөдәрис һәм Раушания Закировлар гаиләсе. 

Биш тапкыр әни булу бәхетен татыган Раушания ханымны редакциягә чакырдык. Мөлаем ханым, оста педагог, үрнәк әни белән сөйләшеп, вакытның узганын сизми дә калганбыз.

"Минем шәхесемә күрсәткән игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, - дип башлады ул сүзен. - Мин бик бәхетле әни. Һәр балам турында озаклап сөйли алам. Алар һәркайсы аерым шәхес..."

Раушания Закирова тумышы белән Мурманск өлкәсенең Заполярная шәһәреннән. Белеме буенча музыка укытучысы һәм спорт тренеры педагогика юнәлеше буенча эшләргә Арчага кайта һәм биредә төпләнеп кала. Тормыш иптәше Мөдәрис белән ике ул, өч кызга гомер бүләк итәләр.

Балалар бакчасында эшләүче Раушания ханым бүген декрет ялында. Холкы буенча бер урында утыра белмәүче, гел яңалыкка омтылучы Раушания Закирова балаларын тәрбияләүгә бик җитди карый. Аларның гаиләсендә сәнгать юнәлеше зур урынны алып тора.

Олы кызлары Камиләгә 16 яшь. Казан музыка көллиятендә белем ала. 

14 яшьлек уллары Данил дә Казан хореография көллиятенең балет бүлегендә укый. 4 сыйныфтан соң бирегә укырга киткән егет, зур конкурслар аша узып кына эләгә бу көллияткә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Айсылу - өченче бала. Ул Арчаның 1нче мәктәбендә 2нче сыйныфта белем ала. Шулай ук музыка уен кораллары белән кызыксына. Өстәмә белемне сәнгать мәктәбендә үзләштерә.

Балалар бакчасында йөрүче Асиләгә 3 яшь. Ул да хәзердән җыр-бию сәнгатен үз итә.

Иң төпчекләре - 1 яшьлек Рәмис уллары. Рәмис әлегә әнисе иҗат иткән бишек җырларын тыңлый. Аның да сәнгать кешесе булуына шиге юк Раушания ханымның.

Бәхетле гаиләдә бәхетле балалар үстерүнең серен һәрдаим үз өстеңдә эшләп, әти һәм әнинең гармониядә яшәүләрендә күрә ул...

 

ТУЛЫРАК газетабызның киләсе саныннан  укый алачаксыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X