erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район башлыгы: "Могҗизага ышанмагыз , бездә ашламасыз уңыш алып булмый".

Язгы чәчүгә эш планнрын кабул иткәндә район башлыгы Илшат Нуриев кайбер хуҗалыкларда ашламаларның җитешмәвенә игътибар итте.

- Арча Буа түгел, монда тәртә тыксаң арба үсми. Могҗизага ышанмагыз , бездә ашламасыз уңыш алып булмый, - диде район башлыгы Илшат Нуриев.

Ә рәсми саннарга күз салсаң, дөрестән дә могҗиза көтүчеләр бар, күрәсең. 9 апрельгә район буенча уртача бер гектарга 55,4 кг (тәэсир итү матдәсендә) ашлама тупланган булса, "Ак Барс" та ул  31, "Төрнәле-Пошалымда" 33,7, "Тукай"да 34,1 килограмм гына. 

Булганын да әрәм-шәрәм итәргә юл куймаска чакырды район җитәкчесе. Эремә ясау урыннары булдыру таләбенә һаман колак салмаучылар бар икән әле. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хезмәт хакын тоткарлаучылар да очрый. Монысы инде бернинди кысаларга да сыймый . Вакытында түләп барсаң да таманга туры килә хәзер. Аларны да тәнкыйтьләп алды район башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X