erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районда тагын ике язучы барлыкка килде

Котлыйбыз

       Районыбызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы бик уңышлы башланып китте. Кичә шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасе Рифат Җамал шатлыгын уртаклашып: “Бүген Язучылар берлеге идарә утырышында якташларыбыз Гөлчирә Нәҗметдинова һәм Олеся Феоктистованы Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттек. Алар актив иҗат итеп һәрберсе берничә китап чыгарырга өлгергәннәр. Аларның иҗаты белән ныклап танышканнан соң, дәрәҗәле язучылар бертавыштан  ризалыкларын бирделәр.Якташым Рөстәм Галиуллин белән ике райондашыбызның бер үк көнне Язучылар берлеге әгъзалары булганнары өчен горурланып утырдык”, – дип хәбәр итте.

      Гөлчирә Нәҗметдинова Наласа авылында туган, озак еллар китапханәче булып эшләде. Төрле темаларга язылган шигырьләре тупланып “Бәхетләрне язмыш кисмәсен...”, “Кәнфит тавы”, “Ак тәлинкә сары май” китаплары басылып чыкты, шигырьләре газета-журналларда урын алды, рус теленә дә тәрҗемә ителде.

      Олеся Феоктистова Арча шәһәрендә туган, бүгенге көндә Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният йортында эшли. Ул рус телендә яза,  шагыйрь һәм прозаик буларак үзенең иҗаты тупланган “Свет в зеркалах”, “Маленькие городские сказки”, “Волшебная Казань, Тылсымлы Казан”, “Демиург меня создавший”, “Перекрестки неизбежности” китаплары бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

      Татарстан Язучылар берлегендә райондашларыбызның лаеклы урын алулары безнең өчен зур куаныч, без аларны бу уңышлары белән котлыйбыз һәм яңа иҗат уңышлары телибез.

                                                                                    Шәфигулла Гарипов

      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X