erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районның иң яхшы укытучысы сайланды

Ике атнадан артык барган тавыш бирүгә нәтиҗә ясадык

Узган елның соңгы көннәрендә Райондагы иң яхшы укытучыны билгеләү максатыннан, ВКонтакте төркемендә тавыш бирү игълан иткән идек. Укытучыларның исемлеген Район мәгариф идарәсе тәкъдим итте. Иң яхшы дип табылган районыбыз мәктәпләрендә белем бирүче 10 укытучы "көч сынашты". 

Тавыш бирү бүген, 14 гыйнварда, иртәнге сәгать 8дә туктатылды. Чын мәгүнәсендә кызу көрәш барды. Тавыш бирүчеләр ихлас күңелдән яраткан мөгаллимнәре өчен җан атты. 7225 тавыш бирүченең 3197се җиңүгә лаеклы укытучы дип Арчаның 2 номерлы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәне буенча белем бирүче Ибраева Рәсимә Хәниф кызын таныдылар. Озак еллар туган телне укытучы мөгаллим "Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант" бәйгесендә җиңү яулаган. Рәсимә Хәниф кызын укучылар да, хезмәттәшләре дә, әти-әниләр дә хөрмәт итә. Җиңүчебезне 15 гыйнвар көнне бәйрәм кичәсендә көтеп калабыз. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икенче урында - Арчаның 6 номерлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сабирова Диана Марсель кызы. 2712 тавыш бирүче аны ике атна буе яклады. Сезне дә котлыйбыз, Диана Марселевна! 

Гомумән, һәр укытучы мактауга, хөрмәткә һәм җиңүгә лаек. Рәхмәт сезгә, мөгаллимнәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X