erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россельхозцентрның Арча районы бүлеге белгечләре тарафыннан 7 хуҗалыкта иген басулары тикшерелде

Россельхозцентрның Арча районы бүлеге белгечләре тарафыннан район хуҗалыкларында игеннәр даими тикшерелеп торыла.

Соңгы атнада  Ватан, Северный, Ак Барс, Курса, Яңарыш, Кырлай, Игенче хуҗалыкларының басулары каралып чыгылды. 

Язгы бөртекле культуралар башаклану фазасында.

Бодай һәм арпа культураларында трипс, тлә, пьявица корткычларының күләме ЭПВдан арта, гөмбә авыруларының артуы күзәтелә. Аларга каршы инсектицидлар һәм фунгицидлар белән эшләү тәлап ителә.

Борчак культурасы чәчәк бөресе фазасында. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу фазада тлә, трипс һәм брухуска каршы эшкәртү кирәк. 2 нче эшкәртүне чәчәк атып бетергәч, кузак барлыкка килгәндә эшкәртү  тәлап ителә.

2022  ел уңышы өчен район буенча 1629 га мәйданда бәрәңге утыртылды. Шуның 1400 га сугаруда.

Арча районы буенча 6 июльгә 71343 га мәйданда үсемлекләрне саклау эшләре башкарылды. Шуның 47266 га чүп үләннәренә каршы, 14643 га корткычларга, 9434 га авыруларга каршы эш башкарылды. Әле бәрәңге, рапс, борчак культураларында бу эш дәвам ителә. Эшләнгән мәйданнарның 15000 га күләмендә авыруларга һәм корткычларга каршы биологик препаратлар белән эшкәртелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре басу авыл хуҗалыгы

2
X