Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Рөстәм Миңнеханов әнисен 90 яшьлеге белән котлап, саулык һәм озын гомер тели

    Вәсыйга Миңнеханова – хезмәт ветераны, ул озак еллар дәвамында балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әнисен 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итте. Әлеге уңайдан ул «Инстаграм» социаль челтәрендәге сәхифәсендә әнисенең фотосын урнаштырган.

    «Кадерле әнием, туган көнең белән сине! Исәнлек-саулык, озын гомер телим!» — дип язган Татарстан Президенты.
    Вәсыйга Мөбарәкҗан кызы бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Саба районының Лесхоз бистәсендә озак еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, аның «Хезмәт ветераны» медале һәм башка бүләкләре бар.

    Реклама

     https://tatar-inform.tatar/news/society/12-01-2021/r-st-m-mi-nehanov-nisen-90-yashlege-bel-n-kotlap-saulyk-m-ozyn-gomer-teli-5798331

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: