erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Саба районында әтисен үтергән, әнисен яралаган егет җинаятенең сәбәбен әйткән

18 яшьлек егет туганнарын имгәткән, өйгә ут төрткән, үз-үзенә кул салмакчы булган.

7 июньдә төнлә белән Саба районындагы бер авылда фаҗига була. Шуннан соң 18 яшьлек егеткә карата «ике яки аннан да күбрәк кешене үтерергә маташу» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

Тикшерү версиясе буенча, егет 7 июньгә каршы төндә өйдә була. Ул үзенең 56 яшьлек әтисенә, 53 яшьлек анасына пычак белән ташлана. Аннары үзен дә яралый һәм өйгә ут төртә. 

Янгынны күршеләре күреп ала һәм коткаручылар чакыралар. Имгәнгән ир белән хатынны, аларның улын хастаханәгә илтәләр. Берничә сәгатьтән соң гаилә башлыгы вафат була. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Егет җинаятьтә гаебен тулысынча таный. Ул әти-әнисен үтерү өчен алдан ук әзерләнгәнен әйтә. Имеш, әти-әнисе аңа тиешенчә игътибар бирмәгән, ул шуңа җинаятькә барган. Әти-әнисен имгәткәч, егет үзенә пычак белән суккан, ул өйгә чит кешеләр һөҗүм итте дип күрсәтмәкче булган.

Экспертизалар билгеләнә, тикшерү эшләре бара.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X