erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сагынып искә алабыз

Истә кала торган ай.

 

       Декабрь ае кышны башлап җибәрүе белән бер истәлекле булса, безнең өчен ул тагын да матур вакыйгалары белән истә кала торган ай. Соңгы елларда шушы айда мәктәбебездә РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, авылдашыбыз М. Мәһдиевнен туган көне уңаеннан “Мөхәммәт Мәһдиев укулары” уткәрелү матур традициягә әйләнгән иде. Тик быел бу укуларны үткәрү мөмкин булмады. Шулай да, 2 нче декабрьдә, яраткан язучыбызның туган көнендә, без, 8 – 9 нчы сыйныф укучылары мәктәбебездә музей  мөдире Габидуллина Халидә Кыям кызы белән очраштык. Ул безне М.Мәһдиевнең катлаулы тормыш һәм иҗат юлы, музей тарихы белән таныштырды, әсәрләреннән кызыклы өзекләр, элекке елларда яшәгән авылдашларыбыз турында истәлекләр сөйләде. Ә андый истәлекләр безнең гаилә өчен аеруча якын. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки язучы минем дәү әтимнең сыйныфташы, аның белән бик якын дуслар да булганнар!

       Шушы ук көнне      Гөберчәк авылы китапханәчесе Гөлфирә Зөфәр кызы 5-6 нчы класс укучылары белән очрашты. Үз чиратында ул да әдәбият галиме, талантлы язучы М.Мәһдиевне укучыларына якташыбыз М.Мәһдиев турында биобиблиографик белешмә бирде. Укучылар бик яратып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

        Бу очрашулар безнең белемебезне тагын да баетты, язучы иҗатына булган мәхәббәтебез тагын да артты! Әгәр дә Мөхәммәт абый үзе исән булса, аның иҗатын яратып өйрәнүчеләрне күреп, ничек куаныр иде! Без дә язучыбызны гел хөрмәтләп искә алабыз, аның белән горурланып яшибез!

Гөберчәгем – җир җәннәте,

                                           Шифалы искән җиле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                                           Килегез, күреп китәрсез,

                                           Торналар төшкән җирне!

      Шушындый истәлекле чыгышлар, җанлы әңгәмәләр өчен музей мөдире Габидуллина Халидә апага һәм китапханәче Зарипова Гөлфирә апага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

                                           Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең

                                              9 нчы  класс укучысы Мәҗитова Галия 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X