erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Салым түләргә соңга калмыйк

Көзнең соңгы аена кердек. 1 декабрьгә кадәр тиешле салымнарны түләп бетерергә кирәк.

Ул көн хәзер килеп җитәр. Без бүген Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче районара инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән сөйләштек.

– Мөнир Әмирович, без, физик затлар, быел кайсы ел өчен салым түлибез?

– Быел закон буенча 2020 ел өчен салым түлибез.

– Искә төшереп үт-сәгез иде: физик затлар нәрсәләр өчен салым түли?

– Милек кемнең исе-менә рәсмиләштергән – шул салым түли. Йорт, фатир, бүлмә, дача, гараж, гараж урыны, сарай, мунча, җир участогы, пай җирләре, транспорт... – барысына да салым исәпләнә.

– Салым түләүдәге ташламалар турында да әйтеп үтсәгез иде.

– Пенсионерлар 1 йорт һәм 1 фатир яки бүлмә, 1 гараж яки 1 гараж урыны һәм 6 сутый җир салымыннан азат ителәләр. Шулай ук бу ташламалар пенсия алдындагы хатын-кызларга (55 яшьтән) һәм ир-атларга да (60 яшьтән) кагыла. Шушы ук ташламалар Iнче һәм IIнче төркемдәге инвалидларга, тумыштан инвалидларга, Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, инвалидларына да, чернобыльчеләргә дә каралган. Күп балалы гаиләләр дә аерым ташламалардан файдалана.

– Транспорт салымына тукталып үтсәк иде. Сүзем ташламалар хакында.

– Сугышта катнашучылар 110 ат көченә кадәр бер машинага салымнан азат ителә. Iнче һәм IIнче төркемдәге инвалидлар 100 ат көченә кадәр бер машинага салым түләми. Халык шуны аңласын иде: салым ул безнең байлыгыбыз. Тупланган салым акчасына юллар рәтләнә, мәдәни-спорт, мәгариф, сәламәтлек биналары һ.б. төзелә. Салымны вакытында түләргә кирәк. Хәзер халык аңлырак була башлады. Салымны вакытында түләргә тырышалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

–Вакытында түлә-мәсәң?

– Түләү чиге 1 декабрь. 10 көннән соң кисәтү кәгазьләре килә башлаячак. 1 тиен дә бурыч булып санала. Пенялар салына башлый. Бурычың булса, чит илгә дә чыга алмыйсың. Машинаңнан да колак кагарга мөмкин.

– Әгәр дә салым түләү турындагы кәгазь килмәсә? Сөенергәме, әллә...

– Кичекмәстән салым инспекциясенә килеп, хәлне ачыкларга кирәк.

– Безнең Арчада салым инспекциясе бүлеге ябылачак, диюләре хакмы?

– Дөрес.

– Халык, салым инс-пекциясенә йомышы төшсә, Казанга кадәр барырга тиеш буламы? Һәм анда эшләүчеләр эшсез калачакмы?

– Юк, Казанга кадәр бару кирәкми. Сездә күпфункцияле федераль үзәк (МФЦ) эшли. Шунда мөрәҗәгать итәсез. Ашыгыч рәвештә мөһим мәсьәләне хәл итәргә кирәк булганда Казанга килергә мөмкин. Шулай ук электрон хезмәтләр аша эш итәргә киңәш итәбез. Арчада эшләүче хезмәткәрләребез дә эшсез калмый. Алар Казанга барып эшләячәк. Кирәк кешегә безнең кайнар элемтә: 88002222222. Шәхсән үземә дә шалтыратырга була. Телефон: 88435130419.

– Әңгәмә өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X