erid:2VtzquqpS7d
Кәчедә яңартылга мәдәният йорты ачылды
Арча яңалыклары

Кәчедә яңартылга мәдәният йорты ачылды

27 август Кәче авылы халкы өчен истәлекле вакыйгаларга бай көн булды.

 

Иганәчеләр авылга ике спорт мәйданчыгы бүләк иттеләр. Аларның берсендә волейбол, баскетбол, икенчесендә пляж волейболы уйнарга мөмкин булачак.

 Аннан соң ныклап төзекләндерелгән Мәдәният йортын ачу тантанасы булды. “Гарант-строй” ширкәте осталары 1987 елда төзелгән бинаны танымаслык итеп яңарткан. Анда Мәдәният йорты, авыл җирлеге, китапханә, почта урнашкан.

Янәшәдә генә яңа медпункт бинасы төзеп куйдылар. Авыл халкы бик куанды, җитәкчеләргә рәхмәт эйтте.

Яңартылган Мәдәният йортында бәйрәм концерты булды.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев