erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сеҗе якларындагы үрдәкләр тавыкны калдырып җылы якка китми калган

Киек кошлар язга кадәр туган җирләрен калдырып җылы якларга китә. Безнең тавык үстергән кыр үрдәкләре нишли? Әлеге сорауга җавап эзләп Сеҗе якларына барып килдем.

 

– Тавык белән үрдәкләрне күлдән җылы бинага күчердек, – дип каршы алды безне әлеге  вакыйгаларның төп герое Айзат Сәлахов.

Үрдәк балаларында (алар зур үрдәк инде) җылы якларга китү инстинктына караганда аналарына (үги булса да) мәхәббәт хисе көчлерәк булып чыккан. Үрдәкләр аерылырга омтылып караган үзе, әмма кире кайтып үзләре үскән “йортның” өстенә кунган. “Тавык та алар артыннан суга кереп китте, көчкә кире алып чыктык, – ди Айзат.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Айзат үзе дә кошкайлар белән аерылырга теләмәгән. Кешеләргә ияләшкән кошларны аучылар атмыйча да тотып алырга мөмкин һ.б.

Тавык моңаймасын дип аның янына чебиләр дә җибәргәннәр, әмма аларга исе китмәгән. Ә менә үрдәкләрне алып менгәч ул шунда ук алар янына ашыккан, шатлангандыр, билгеле.

Хәзер инде тавык та, үрдәкләр дә кышны бергәләп  чыгачаклар. Исән-сау булсак, без алар белән  матур язда күлгә җибәргәндә очрашырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X