Синоптиклар Татарстанда -7 градуска кадәр кырау төшәчәге хакында кисәтте
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан халкын төнлә кырау төшү хакында кисәтте.
Әйтик, 6 ноябрьдә төнлә температура 0..-5, көнчыгыш районнарда -7 градус тәшкил итәчәк. Көндез бераз җылырак була, әмма һава температурасы +3 градустан да югары күтәрелми.
Җепшек кар яки карлы яңгыр рәвешендәге кыска вакытлы явым-төшемнәр күзәтелергә мөмкин.
Казанда һава температурасы төнге сәгатьләрдә -3, көндез +2 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев