erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Социаль хезмәткәрләргә өстәмә түләү

Бу хакта Хөкүмәт карары кабул ителде.

Тиешле документны Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады, ул коронавирус белән авыручылар, яки хәвеф төркемендәге кешеләр белән эшләүче социаль хезмәткәрләргә кагыла.

“Өстәмә түләүләр вакыты социаль учреждениеләр хезмәткәрләренә озайтылачак, чөнки алар коронавирус белән, яки хәвеф төркеменә караучы кешеләр белән эшли”, диелә документта. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Түләүләр ноябрь уртасына кадәр озайтылачак. Исегезгә төшерәбез: коронавирус таралу фонында аеруча хәвефле зонада эшләгән медицина һәм социаль хезмәткәрләргә стимуллаштыручы түләүләрне карарга кирәк, дип, Русия Президенты Владимир Путин күрсәтмә биргән иде.

Октябрьдә Михаил Мишустин инфекция белән авыручылар белән эшләүче табибларга түләүгә 11,2 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирү турында боерыкка кул куйды.
ФОТО: ТАСС.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Sotsial-hezm-tk-rl-rg--st-m-t-l-500764/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X