Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сөт терлекчелегенең нәтиҗәле эшләвенә ирешүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде

    Үзебез дә җитештерә алабыз

    13 апрельдә Арчада  импортны алыштыру шартларында сөт терлекчелегенең нәтиҗәле эшләвенә ирешүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, аның урынбасары Ленар Гарипов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, ун районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

    Семинар башланганчы район Мәдәният йорты каршында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Анда төрле фирмалар үзебезнең илдә җитештерелә торган минераль ашламалар, азыклар, авыл хуҗалыгы җиһазларын күрсәттеләр.

    Реклама

    Министр урынбасары Ленар Гарипов терлекчелектә беренче квартал йомгаклары турында чыгыш ясады.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: