Тагын бер яңалык бар.
Кичә Арчага Кыш бабай һәм Кар кызы марый иле чигеннән үк килгәннәр иде. Арча үзәк стадионында кече сәхнә мәйданчыгында Яңа ел концертлары башланды. Мәйданчыкта матур җыр-биюләр, күтәренке кәеф, сәламәт ял программасына рәхим итегез! 29-30 кече сәхнә, 31 декабрь үзәк чыршы янында зур концерт.
Кичә исә сәхнәне Яңа Кенәр һәм Кәче авыл җирлекләре үзешчәннәре гөрләтте.
Тагын бер үзенчәлек, быел Яңа ел мәйданчыгында #ЁлкаМаркет проекты кысаларында 6 сәүдә йорты, фотозона эшли. Сувенир бүләкләр алып, кайнар чәй һәм кофе эчеп, хот-дог, тәмле пироглардан авыз итеп ял итәсегез килә икән, рәхим итегез! Сәүдә нокталары янында аерым өстәлләр дә куелган, онлайн күчерү юлы белән дә түләү каралган...
Нет комментариев