erid:2VtzquqpS7d
Студентлар җәен комбайнга утыра, акча эшли
Арча яңалыклары

Студентлар җәен комбайнга утыра, акча эшли

Кызыгырлык.

Үрнәктәге агросәнәгать көллиятендә укучылар җәен авыл хуҗалыгы басуларында эшләп алалар. Акча эшлиләр. Көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев аларның хәлен белеп тора. Бүген ул "Ашыт" хуҗалыгы кырларында икмәк суктыручы Гомәров Айназ янында булды, аның хәлен белде, эш шартлары белән танышты. Хуҗалык җитәкчесе Айрат Ибәтуллин көллиятнең яхшы кадрлар әзерләвен билгеләп узды һәм укытучылар коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерергә кушты, көллияткә уңышлар теләде.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев